(KZN.RU, 3-нче апрель). Франция Республикасы илчеге вәкилләре һәм бизнес-структуралары белән һәр очрашу Казан һәм Татарстан белән хезмәттәшлек өчен яңа офыклар ача. Франция республикасының Россиядәге Тулы хокуклы вәкиле Жан де Глиниасти белән очрашуда Казан Мэры Илсур Метшин шундый фикер белдерде.
Казан ратушасында узган очрашуда шулай ук танылган Француз компанияләре вәкилләре катнашты: «Шнайдер Электрик», «Санофи» (медицина, фармакология), «Декатлон» (спорт товарлары гипермаркетлары челтәре), «Альстом» (энергетика), «Леруа Мерлен» (төзелеш материалларын берәмләп сату гипермаркетлар челтәре), «Дегремон» (суны чистарту өчен корылмалар төзү һәм аларны эшләтү) һәм башкалар.
Очрашуны ачканда Илсур Метшин Француз делегацияләре әгъзаларын актив эш алып барганнары өчен рәхмәтен җиткереп, киләчәктә дә нәтиҗәле эш алып баруга ышанычын белдерде. “Күп еллар дәвамында сез үзегезнең дәүләтле икәнлегезне раслап киләсез, хезмәттәшлегебезнең дәрәҗәсе һәм күләменә шатбыз, мөнәсәбәтләребез актив рәвештә үсеп килә, әмма эш әле җитәрлек”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы, очрашуда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Шәһәр башлыгы шуны да хәбәр итте, 21-нче май көнне йорт, бакча салу, отделка эшләү һәм җиһазландыру өчен товарлар сатылачак «Леруа Мерлен» халыкара компания-ритейлер гипермаркеты ачыла. “Беренчесеннән соң икенчесе дә ачылыр дип ышанабыз”, - дип өстәде ул.
Илсур Метшин шулай ук француз “велосипед программасы”н тормышка ашыру планнары белән уртаклашты. Универсиадага Казан метрополитены станцияләрендә прокатка алып торырга мөмкин булачак 300 велосипед урнаштырылачак. Франция компаниясе белән инде килешенгән.
Шәһәр башлыгы Казанда узачак Универсиадага кадәр 94 калганын искә төшерде. “Шәһәрдә шактый эш башкарылган, барысы да эш режимында”, - дип өстәде ул һәм зур бер төзелешне хәтерләткән шәһәрнең бүгенге күренеше өчен гафу үтенде. Форсаттан файдаланып, Илсур Метшин де Глиниасти әфәндене тормыш иптәше белән Уеннарны ачу церемониясенә чакырды.
Франция илчесе Казанда инде дүртенче тапкыр. “Казан күз алдында үзгәрә, үсә. Шәһәр актив рәвештә үсеп тора”, - дип ассызыклады ул. Жан де Глиниасти шәһәрдә француз телендә хезмәт күрсәткән һәм бердәнбер булган Казандагы «Альянс-Франсез» телләр үзәгенә ярдәм күрсәткән өчене шәһәргә рәхмәтен белдерде.
«Шнайдер Электрик», «Санофи», «Горимпекс», POMA («Pomagalski») компания вәкилләре үз компанияләренең мөмкинлекләре хакында кыска презентация үткәрделәр. Аерым алганда соңгы компаниянең шәһәр пассажирлар транспорты сыйфатында канат юлларыннан файдалану Казан Мэрында кызыксыну уятты. Компания вәкиле шуны хәбәр итте, икътисади яктан ирекле, дотацияләр таләп итми торган пассажирлар канат юлы проекты узган елда Түбән Новгородта тормышка ашырылган. Проект кысаларында суднолар йөри торган елга өстеннән иң озын проолет булдырылган. Ел дәвамында проект үзенең техник һәм икътисади яктан нәтиҗәлелеген раслады.
Татарстан Республикасы өчен, компания вәкилләре фикеренчә, Казан һәм Югары Ослан, “Казан” милли-мәдәни үзәгеннән “Татнефть-арена”га таба Казансу елгасы арасында канат юллары вариантлары, тимер юл вокзалыннан “Кремль” метро станциясенә шәһәр фуникулеры кызык булырга мөмкин. Илсур Метшин Башкарма комитет Җитәкчесенең беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллинга әлеге проектны өйрәнергә кушты.
Очрашу барышында Жан де Глиниасти шулай ук шәһәр төзелеше темасына да кагылды. Аның фикеренчә, Татарстан башкаласына инде гамәлдә булган “Зур Париж” һәм “Зур Мәскәү”проектлары белән аналогия буенча “Зур Казан” шәһәр агломерациясен үстерү проекты кызык булырга мөмкин.
Франциянең “Зур Париж” баш мегаполисын модернизацияләү проекты башкаланы, шәһәр бистәләрен берләштереп, шул ук вакытта перифериядә үз офис үзәкләре, яңа музейлары, театрлары һ.б. белән берничә үзәк булдырыла. Проектны ахыргы максаты – дөньякүләм дәрәҗәдә конкуренциягә сәләтле заманча мегаполис булдыру.
Шундый ук шәһәр агломерациясе проекты узган елдан бирле Мәскәүдә башкарыла. Илсур Метшин Татарстан башкаласына озак вакылы комплекслы үсеш концепциясе кирәклеген билгеләде. “Без “Зур Казан” проектын тормышка ашырырга теләр идек. Бу юнәлештә хәрәкәт итә башларга кирәк”, - диде шәһәр башлыгы, төп проблемаларның берсе булган – транспорт проблемасын хәл итү кирәклеген ассызыклады.