Татарстан башкаласы Мэры “Горводзеленхоз” питомнигында булды һәм петуния үсентеләрен күчереп утыртты.
(KZN.RU, 2-нче апрель). Бу елда Казан урамнарын 5 млн. чәчәк бизәячәк. Моның кадәр зур масштаблы утыртулар Татарстанда хәтта шәһәрнең меңьеллыгы алдыннан да булмаган иде. Казан Мэры Илсур Метшин МУП “Трест “Горводзеленхоз” питомнигында булды, биредә ул үсемлекләрне ачык туфракка утыртуга әзерләнеше белән танышты.
Шәһәр башлыгын МУП “Горводзеленхоз” җитәкчесе Роза Җәббарова һәм предприятиенең баш агрономы Ирек Гыйльманов озата йөрде.
Роза Җәббарова сүзләренчә, “Горводзеленхоз” белгечләре шәһәр урамнарында 4 млн. берьеллык чәчәкләр үстерергә җыена, тагы 500 меңе Удмуртия һәм Яшел Үзәннән кайтарылачак. Ул билгеләп үткәнчә, берьеллык үсемлекләргә өстенлек биреләчәк, чөнки аларны ачык туфракка утырту белән, чәчәкләре белән сөендерә башлыйлар һәм туңдырулар башланганчыга кадәр чәчәктә утыралар. Ә менә күпьеллык чәчәкләрнең чәчәктә утыру вакыты кыска, шуның өстенә - кышын карны чистарткан вакытта аңа зыян китерү ихтималы бар.
Илсур Метшинга чәчәкләр урентеләре нинди шартларда әзерләнүен күрсәттеләр. Питомникта петуния, цинерария, бегония, яран һәм башка чәчәкләр үстерелә. Әзерләнеш барышы узган елның ноябрь-декабрендә башланды. “Горводзеленхоз” теплицаларында уңай температур режим һәм яхшы яктыртылу оештырылган. Орлыклар коробкаларга утыртыла, үсентеләр чыга башлау белән, кул белән кассеталарга күчерелә.
Казан Мэры үсентеләрне кассеталарга күчереп утыртырга теләк белдерде һәм агрономнар ярдәме белән ике плетуния утыртты. “Горводзеленхоз” белгечләре сүзләренә караганда, әлеге эштә иң мөһиме – тамыр системасына зыян китермәү.
“Хәзер инде мин дә шәһәрне ямьләндерүдә күпмедер дәрәҗәдә катнаштым. Чәчәкләрне ничек утыртырга кирәклеген белдем, һәм Кремль урамында әлеге эшнең барышын шәхсән күзәтәчәкмен”, - дип елмаеп билгеләп үтте Илсур Метшин.