Хәзерге вакытта бинада авариягә каршы чаралар үткәрелгән, нигезе ныгытылган, диварларның кладкасы торгызылган, янкорманың нигезе салынган.
(KZN.RU, 28-нче март). Фукс Йорты – һәйкәл генә түгел, ә Казанның тарихи өлешен торгызу символы. Мондый фикерне Казан Мэры Илсур Метшин профессор Карл Фуксның реставрацияләнә торган йортын караган вакытта җиткерде.
“Нәкъ менә Фукс Йортыннан башлап милекчеләрнең мәдәни мирас объектларын торгызу мәсьәләсенә мөнәсәбәтләре үзгәрде. Никадәр көчле бу кешенең аурасы! 2 елдан аның Казанга килүенә 210 ел була. 40 ел эчендә ул шәһәребез һәм Казан университеты файдасына күпме эшләгән! 200 елдан да аның исеме Казанга хезмәт итүне дәвам итә. Сезнең миссия тарихи бинаны торгызудан гына әһәмиятлерәк – сез шәһәргә тарихи мирасның билгеле объектын кайтарасыз”, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы бина хуҗасына, “Казанское подворье” ЯАҖ вәкилләренә.
Эш барышы белән танышуда шулай ук Башкарма комитет Җитәкчесенең Универсиада-2013 әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров, Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева, “Иске шәһәр” префектурасы башлыгы Линар Закиров, “Казанское подворье”ЯАҖ директоры Сергей Вәлиев, компания акционеры Дамир Исмагилов катнашты.
Исегезгә төшерәбез, XIX йөзнең 2 катлы йортына реставрация үткәрү эше 2012 елда башланды. Хәзерге вакытта бинада авариягә каршы чаралар үткәрелгән, нигезе ныгытылган, диварларның кладкасы торгызылган, янкорманың нигезе салынган. Күпсанлы кабат планлаштырулар вакытында югалтылган янкорманы торгызуны милекчеләр 1 апрельгә тәмамларга ниятли. Ә 1 июньгә фасадны торгызу һәм якындагы территорияне төзекләндерү эшләре тәмамланачак. Шунысы игътибарга лаек, реставрация барышында шулай ук йортның күпсанлы кабат планлаштырулары нәтиҗәсендә югалган бельведер торгызылган.
Илсур Метшин милекчеләрнең алдан көтәчәк эш күләме һәм аның катлаулылыгы белән бәйле энтузиазмнарының югалмады әле, дип кызыксынды. “Сез башкарган эш – мөһим эш. Сез – калганнар өчен сыйфат ягыннан да, законнарны үтәвегездә, сүзегезне тотуда үрнәк булырлык партнерлар. Биредә проблемаларның никадәрле булуын беләм мин – норматив документлар булмавы, безнең, мәдәният министрлыгының, төзүчеләрнең тәҗрибәсе булмау, югары квалификацияле төзүчеләр булмавы. Шуңа күрә Фукс Йортының куллануга тапшырылуын түземсезлек белән көтәбез”, - дип хуплады милекчеләрне Мэр.
Фукс Йорты – төзекләндерү эшләре белән “Казанское подворье” ЯАҖ шөгыльләнгән икенче тарихи бина. Сергей Вәлиев сүзләренә караганда, компания Пушкин, 28 адресы буенча бинаны төзекләндергән вакыттагы ысулны кабатларга ниятли. “Һәйкәлнең җанын һәм тәнен күрсәтергә теләдек, шуңа күрә анда стеналарны гипсокартоннан чистарттык, гөмбәзләрне ачып җибәрдек. Фукс Йортында да XIX йөздә никадәр нигезле итеп төзегәннәрен күрсәтергә ниятлибез. 1970 елда үткәрелгән капиталь ремонтка шелтәләребез шактый, шуның аркасында Мәскәү урамына чыга торган төп стенага зарар килгән. Аны торгыза алган белгечне бер ел эзләдек”, - дип сөйләде ул.
Илсур Метшин милекчедән Карл Фукска багышланган мемориаль өлеш булдыру турындагы планнары белән кызыксынды. Сергей Вәлиев бинаның беренче катында җәмәгать туклану предприятиесе, икенчесендә - административ әһәмияткә ия булган урын ачу булачак дип сөйләде. Мемориаль өлешен ресторан интерьерында ук урнаштыру планлаштырыла. Анда без галим исеме белән бәйле әйберләр – документлар, фотолар, бәлки, мебель урнаштырырбыз. Оешма концепциясенә туры килә”, - дип сөйләде ул. Мэр әлеге идеяне хуплады һәм дөнья күләмендәге музейларда экспонатлар киртәләнми торган тәҗрибә куллануын билгеләде. “Тарихи чор рухын, мохитен һәм хәлен күрсәткән тере музей кирәк безгә. Сезнең барысы да килеп чыгар дип уйлыйм”, - дип өстәде Илсур Метшин.