Казан Мэры “Гаилә” мәчете төзелеше белән танышты.
(KZN.RU, 29-нчы март). “Азино-1” микрорайоныны мөселманнары өчен кыска вакытлы арада мәчетне төзеп бетерергә кирәк. Бу хакта Ак.Глушко, 24а адресы буенча урнашкан “Гаилә” мәчетенең төзелеш барышы белән танышкан вакытта Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Шәһәр башлыгын Совет районы администрациясе башлыгы Рөстәм Гафаров һәм мәчет имамы Илдар хәзрәт озатып йөрде.
“Азино-1” микрорайонында 60 мең кеше яши. Илдар хәзрәт сүзләренә караганда, араларында мөселманнар да күп икән. Иң якын мәчет “Азино-2”дә урнашканлыгын искәртте хәзрәт, бу исә мөселманнар өчен берникадәр уңайсызлык тудыра.
300 мөселманга исәпләнгән “Гаилә” мәчетен “Гормосты” МУП төзи башлый, әмма оешма соңга таба проектны финанслауны туктатырга мәҗбүр була. Хәзерге вакытта мәчетнең каркасы торгызылган, беренче катта кирпеч салу тәмамланган. “Хәзерге вакытта без сәдака акчаларына төзелешне дәвам итәргә мәҗбүрбез. Кышын акча җыябыз, җәен – төзибез”, - ди Илдар хәзрәт.
“Мөселманнар күпләп яшәгән микрорайонның үз мәчете булырга тиеш. Бу – изге эш. Агымдагы елда финансалу табып, фасад эшләрен, шулай ук төзекләндерү эшләрен бетерергә кирәк”, - дип йөкләде Илсур Метшин.