Язның беренче ае төшкән явымы буенча рекорд куйды.
(KZN.RU, 1-нче апрель). Агымдагы елның март ае, төшкән явымы буенча соңгы дистә ел белән чагыштырганда, рекорд куйды: шәһәрдә 89 мм кар төшкән, бу исә нормадан 3,2 мм-га артык дигән сүз. Соңгы тапкыр март аендагы мондый күләмле төшем 1961 елда теркәлгән: 75 мм тәшкил иткән.
Башкарма комитет Җитәкчесе урынбасары Александр Лобов бүгенге эшлекле дүшәмбедә хәбәр иткәнчә, мартның соңгы атнасында гына да шәһәрдән 46 мең тонна кар чыгарылган, юлның машиналар йөри торган өлеше өчен 3,5 мең тонна бозлавыкка каршы материал сарыф ителгән. Кышкы период башланганнан алып 632 мең тонна кар чыгарылган.
Узган атнада кар чыгару, юлларны кардан һәм бозлавыклардан чистарту, яңгыр сулары өчен җайланмаларны ачу буенча эшләр башкарылды. 25-нче марттан 1-нче апрельгә кадәр көненә уртача алганда 660 берәмлек техника кулланылган, шул исәптән 90 берәмлеге –төягеч техника, тротуарларны чистартуда 650 юл эшчеләре катнашкан.
Александр Лобов сүзләренә караганда, бүген юлның машиналар йөри торган өлеше канәгатьләнерлек халәттә, аерым игътибар тротуарларны, квартал эчендәге һәм поселоклардагы юлларны тотуга юнәлдерелә.
Ишегалды территорияләрен чистартуда көн саен 1650 урам себерүче һәм 125 махсус техника берәмлеге катнаша, 3440 ишегалды территорияләре тиешле таләпкә китерелә.
Моннан кала узган атнада каралты түбәләрен актив рәвештә кардан һәм боз сөңгесеннән чистартканнар: бүгенге көндә 1446 түбә чистартылган, әлеге эштә көн саен 200-гә якын кеше катнашкан.
“Кыш үзе, яуган кар күләме буенча, нормадан чыкмаган булса, март исә чын мәгънәсендә рекорд күрсәтте. Бу исә шәһәрдә шактый катлаулы ташкын сулары булачак дигән сүз һәм ситуациянең иң начарына әзер булырга кирәк”, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин.