Мэр шәһәрне төзекләндерү һәм яшелләндерү өчен барлык ресурсларны һәм мөмкинлекләрне мобилизацияләргә кирәклеген җиткерде.
(KZN.RU, 1-нче апрель). Казанны төзекләндерү – Универсиадага әзерләнеш барышындагы иң мөһим һәм җаваплы өлеш, әлеге эшкә бөтен республикадан өстәмә көчләр җәлеп ителәчәк, дип билгеләде бүгенге эшлекле дүшәмбедә шәһәр Мэры Илсур Метшин.
“Зур күләмдә төзелеш эшләре башкарылды, хәзер, эшләнелгән җентекле графикка яраклаштырып, башкаланы төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләрен дә тулы көчтә башкарырга кирәк булачак. Без килгән кунакларны Универсиаданы оештыруыбыз белән генә түгел, шәһәребезнең төзеклеге, торышы, шуңа өстәп кешеләрнең ачык йөзлелеге, шат күңелле булулары, мәдәниятебез, Казанның һәм казанлыларның кунакчыллыгы белән шаккаттырырга тиешбез”, - дигән бурыч куйды шәһәр Мэры.
Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев хәбәр иткәнчә, шәһәр хакимияте планында Универсиада марштруты буенча 9 меңләп агач утырту каралган, алар Оренбург тракты, Парин, Павлюхин, Сәлимҗанов, Вишневский, Ершов урамнары, шулай ук Әмирхан-Чситай чишелешләрендә, Ленин дамбасы, Танк боҗрасы, Әмәт магистрале, Сибгат Хәким урамнарында һ.б. башкарылачак.
Игорь Куляжев билгеләп узганча, юкә, миләш, пирамисыман тирәк, өрәңге, чыршы, карама, нарат кебек зур һәм тиз тернәкләнеп китә торган агачлар гына утыртылачак.
Агачлардан кала 20 мең куаклык утырту планлаштырыла. Мәйданда 800 мең кв.метр руллонлы газон барлыкка киләчәк. Спорт уеннары катнашучылары һәм кунаклары маршруты буенча, шулай ук станция метрополитеннарында, паркларда һәм скверларда гомуми мәйданы 28 мең кв.метр булган чәчәк түтәлләре булдырылачак, меңнән артык чәчәк кашполары эленәчәк.
Төзекләндерү планының әһәмиятле өлешләренең берсе – Болак ермагын реконструкцияләү масштаблы проекты. Биредә соңгы тапкыр чистарту һәм төзекләндерү эшләре шәһәрнең 1000 еллыгы алдыннан уздырылган иде. “Без моңа озак килдек: башта Болакны кисә торган урамнарны тиешле халәткә китердек, соңыннан фонтаннарны демонтажладык, ермакның үзәннәрен чыршы калдыкларыннан чистарттык”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Хәзерге вакытта, Игорь Куляжев җиткергәнчә, тышкы яктырткыч челтәре (209 яктырткыч), чуеннан коймалар, фонтан, күпер, таяныч диварлар, күперләр өчен махсус яктырткычлар, газоннарга су сибү җайланмалары өчен материаллар һәм кирәкле җиһазлар әзерләнә.
Болак ермагын реконстукцияләү барышында барлык фонтан комплексы яңартылачак. Яңа вариантта 9-10 метр биеклектәге һәм 6-7 метр диамертлы чәчәк ата торган су агымы рәвешендә 22 фонтан урнаштырылачак. Һәрбер фонтан күп төсле энергосаклагычлы яктырткычка ия булачак, идарә итүе автоматлаштырылачак.
Заманча насос җиһазландыру хисабына насосларның ресурслары да артачак, шулай ук бу элетроэнергиягә чыгымнарны киметәчәк. Исегезгә төшерәбез, Болак ермагы реконструкциясе белән “Горводзеленхоз” МУП шөгыльләнә. Проект бюджеты – 6-7 млн. сум тирәсе, дип хәбәр итте Игорь Куляжев. Ермакта комплекслы эшләр уңай һава торышы урнашу белән башлап җибәреләчәк.
Шулай ук язгы чорда 1000 еллык паркында, Г.Камал исемендәге театр мәйданында, яшьләр үзәге районындагы фонтаннарга, шулай ук Кабан күлендәге йөзә торган фонтанга ремонт һәм реконструкция үткәреләчәк.
Планлаштырылган эшләрне вакытында үтәү өчен 1,5 меңнән дә ким булмаган яшелләндерүчеләр җәлеп ителәчәк. Шәһәр предприятиеләрендә нибары 900 кеше генә эшләвен исәпкә алсак, калган 600 белгечне башка муниципалитетлардан җәлеп итәргә туры киләчәк.
“Казанда Универсиадага әзерләнү кысаларында объектларны проектлаштыру һәм төзү буенча зур күләмдәге эш башкарылган. Шәһәрне төзекләндергәндә барлык ресурсларны һәм мөмкинлекләрне мобилизацияләргә кирәк. Көндәлек эшләрне төгәл итеп оештыру һәм шәһәргә ялтырату сорала”, - дип билгеләде Илсур Метшин.