Илсур Метшин фикеренчә, базар янында оештырылган санкцияләнмәгән сәүдәләр өчен аларның җитәкчеләре җаваплы.
(KZN.RU, 1-нче апрель). Легаль булмаган сәүдә белән көрәштә полиция, шәһәр һәм республика прокуратурасы, Башкарма комитет бүлекчәләре һәм район администрацияләренең бердәм эшчәнлеге әһәмиятле. Базар һәм янәшә территориядәге тәртип өчен зур җаваплылык аның җитәкчеләренә төшә. Мондый фикерне бүгенге аппарат киңәшмәсендә Казан Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Россия Эчке эшләр министрлыгы идарәсенең Казан буенча җитәкчесе Валерий Красильников сүзләренә караганда, 10 ел дәвамында полицияләргә кулланыш базарындагы авыр җинаятьләрне ачыклауга гына игътибар итәргә йөкләнелгән. “Шуның белән бергә, без аңлыйбыз: санкцияләнмәгән сәүдә проблемасы чишелеш сорый, бигрәк тә Универсиада алдыннан”, - дип билгеләде ул.
Валерий Красильников җиткергәнчә, ресурслары чикле булу сәбәпле, Эчке эшләр министрлыгы идарәсе конткрет объект һәм физик затлар буенча адреслы эш төренә күчкән. Махсуслаштырылган бүлекчәләр кыскартылу сәбәпле, санкцияләнмәгән сәүдә фактлары буенча беркетмәләрне 5 мең полиция гарнизонының нибары административ практикасы булган 17 хезмәткәр һәм 300 вәкаләтле участковыйлар генә төзи ала.
2012 ел дәвамында полиция хезмтәкәрләре тарафыннан контрафактлы продукцияне җәелдерү буенча 28 факт, иминлек таләпләренә җавап бирми торган товар һәм хезмәтләр белән бәйле булган 16 җинаять ачыкланган. 2013 елда шундый 6 җинаять теркәлгән.
Валерий Красильников сүзләренә караганда, санкцияләнмәгән урыннардагы сәүдәлек белән көрәштә Бауман урамындагы ситуация ачык мисал булып тора. Легаль булмаган сәүдә фактлары ачыклану белән, Казан полиция хезмәткәрләре тиз арада шул урынга килделәр һәм хокук бозучыларны полиция бүлекчләренә китерделәр, биредә аларга административ хокук бозу турында беркетмә төзелде. 2012 елның IV кварталында гына Бауман урамында оештырылган сәүдә нокталарына законсыз сәүдә өчен 100 беркетмә төзелде һәм 5-се – легаль булмаган эшмәкәрлек өчен.
“Нәтиҗәдә - шәһәрнең төп җәяүле урамында законсыз сәүдә очраклары юк, моңа видеокүзәтү оештыру да күпмедер дәрҗәдә йогынты ясады. Әгәр дә без калган урамнарда да видеокүзәтүгә охшаш системага ия булсак, нәтиҗәлелек югарырак булыр иде”, - дип йомгаклады Валерий Красильников.
Аерым рейдларны башкала полициясе Казан Башкарма комитетының административ-техник инспекциясе идарәсе һәм район администрацияләре бүлекләре белән уздыра. 2013 елның мартында гына да кулланыш базары өлкәсендә 43 хокук бозу очраклары теркәлгән, шуларның 39-ы – санкцияләнмәгән ураннардагы сәүдә.
“Әгәр кем дә булса гипермаркет янында ящиктагы помидор яисә колбаса белән сәүдә итә башласа, гипермаркетның җитәкчелеге чыгачак та ярамаганлыгын әйтәчәк. Базар янында оештырылган сәүдәләр азмы-күпме җитәкчелеккә акча түләү аркасында килеп чыга. Шуңа да базар җитәкчелеге белән эш алып барырга кирәк, җаваплылыкка тартырга һәм җәзасын бирергә”, - дип йомгаклады шәһәр башлыгы.