(KZN.RU, 1-нче апрель). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәрдә рөхсәт ителмәгән сәүдә нокталарын ачыклау һәм туктату буенча эш алып баруны көчәйтергә кушты.
“Рөхсәт ителмәгән сәүдә урыннарыннан якын-тирәдәге йортларда яшәүчеләрдән шелтәләр һәм зарлар килеп тора, урамда күргәнебез – Татарстан башкаласының дәрәҗәле исеменә туры килми. Кайбер эшмәкәрләр “Берәмләп сату базарлары турында”гы федераль законның гамәлгә керүенә ышанмады, әмма закон үз көченә керде”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы бүгенге аппарат киңәшмәсендә.
Башкарма комитет Җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мөнәсәбәтләре мәсьәләләре буенча урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр иткәнчә, легаль булмаган хәлдә эшләгән сәүдәгәрләр нигездә Казан базарлары янында һәм җәмәгать транспорты тукталышларында эшли. Аның сүзләренә караганда, “стихияле” сәүдәгәрләрнең товарларының сыйфатын һәм куркынычсызлыгын раслаган документлары еш кына булмый. Рөхсәтсез сәүдәнең нәтиҗәләре булып якындагы территорияне пычрату, тротуарларның тараюы һәм юл кырыенда калдырылган машиналар булып тора.
Исегезгә төшерәбез, 2013 елның 1-нче гыйнварында 271-нче номерлы “Берәмләп сату базарлары турында һәм РФ Хезмәт кодексына үзгәрешләр кертү турында”гы федераль законының 24-нче маддәсе үз көченә керде. Аның нигезендә сәүдә итү өчен вакытлы корылмалардан файдалану тыела. 21 берәмләп сату базарыннан шәһәрдә 7-се эшләп килә, шуларның территорияләрендә капиталь корылма төзелеп килә яисә ул инде бар. Сүз Мәскәү, Колхоз, Чехов, Вьетнам базарлары, Әмирхан проспекты буенча авторынок, Даурия, 38 һәм Родина, 33 адреслары буенча булган сәүдә рәтләре турында бара. Калган 14 базар башка эш форматына күчә.
Законнарны бозучыларга карата – “Үзәк базар” ААҖ, “Демайз” ЯАҖ һәм “Мәскәү базары” ААҖ капиталь корылмалары янында сәүдә оештыручыларга карата Башкарма комитет судка иск гаризалары тапшырган. “Удача” ҖЧҖ (Восстание ур., 83), “Анчар” ҖЧҖ (Пионерлар урамы), “Нереида” ҖЧҖ (Межлаук урамы 26/32) мөнәсәбәтендә шулай ук иск гаризалары әзерләнә. Рөстәм Нигъмәтуллин сүзләренә караганда, шәһәр сәүдә белән көрәшми, сүз эш алып баруны цивиль булмаган методлары турында бара.
Илсур Метшин сүзләренә караганда бу өлкәдә уңай мисаллар да бар: кайбер базарлар яңа стандартларга күчкән – барлык таләпләргә туры килгән капиталь корылмалар төзегән. “Капиталь корылмалары төзелеш этабы стадиясендә булган базарларның кайберләре буенча без компромисска бардык. Әмма бу йомшаклык ел ахырына кадәр генә булачак. Бу шанс – соңгысы, монда бернинди шик юк”, - дип өстәде Илсур Метшин.
Казан шәһәре Башкарма комитеты уздырган тикшерүләргә караганда, шәһәрнең 1 мең кешесенә 981 кв.метр сәүдә мәйданы, берәмләп сату базарларын исәпкә алганда – 1 мең кешегә 1,1 мең квадрат метрдан артык мәйдан туры килә. Бу Россиянең халыкны сәүдә объектлары белән тәэмин ителешнең минималь нормативын уздыра. “Күргәнебезчә, безнең сәүдә итү һәм сатып алу өчен төрле дәрәҗә сатып алучы өчен урыннар бар”, - дип шәрехләде Мэр китерелгән статистиканы.
Илсур Метшин ассызыклап узганча, шәһәр әлеге эшне Казан һәм җөмһүриятебез прокуратурасы, шулай ук ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы белән дәвам итүне ниятли. “Мәсьәлә җиңел түгел – легаль булмаган сәүдәгәрләр артында эш урыннары да бар. Әмма моның аша барлык цивилизацияле илләр узды, һәм рөхсәт ителмәгән сәүдәне бетерү буенча эш дәвам итәчәк”, - дип нәтиҗә ясады ул.