“Казгражданпроект”ка оранжерея реконструкциясе һәм Карл Фуксның элеккеге лабораториясе бинасы проектларын эшләп бетерү бурычы куелды.
(KZN.RU, 27-нче март). Казан зообакчасының бүгенге торышы Татарстан башкаласы статусына туры килми. Зообакча территориясендә узган күчмә киңәшмәдә Казан Мэры Илсур Метшин шундый нәтиҗә ясады. Ул “Казгражданпроект” институтына техник бәя бирүне һәм зоопаркның берничә бинасын төзекләндерү проектларын әзерләүне йөкләде.
Киңәшмәдә Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасарлары – шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча Азат Нигъмәтҗанов, социаль мәсьәләләр буенча – Ләйлә Фазлеева, 2013 елгы Универсиаданы әзерләү һәм үткәрү мәсьәләләре буенча – Руслан Шакиров, шулай ук Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов катнашты, Башкарма комитетның структур бүлекчәләре һәм муниципаль предприятиеләрне җитәкчеләре катнашты.
Кабан күле янындагы территорияне Казан университеты 19 гасыр башында ботаник бакча ачу өчен сатып ала. Иң элек Илсур Метшин Карл Фукс лабораториясе урнашкан 1824 елгы бинаны карап чыкты. Руслан Шакиров әлеге объектның федераль әһәмияткә ия булган һәйкәл икәнлегенә ачыклык кертте. Хәзерге вакытта бина авария хәлендә һәм биредә ремонт ясау таләп ителә. 2013 елда бинаны тикшереп, проект һәм смета документациясе әзерләү бурычы куелды.
“Карл Фукс исеме безнең өчен бик кадерле, ул Казан файдасына шактый эшләгән. Шәһәр көче белән без әлеге бинаны тәртипкә китерергә тиеш”, - дип ассызыклады Илсур Метшин. Оранжереяне дә ремонтлау сорала. Революциягә кадәр биредә илебездә үскән сирәк үсемлекләрнең иң бай коллекциясе тупланган булган. Аннан бигрәк, Казанда гасырлык агачлар сакланган, аларга тиңдәшләр бүгенге көндә илебездә юк. Үсемлекләрнең кайберләре ачык грунтка күчереп утыртылган. Илсур Метшин “Казгражданпроект” институтына оранжерея бинасына техник бәя биреп, тиешле карар тәкъдим итүне йөкләде. Шәһәр башлыгы шулай ук арыслан оясын, кошлар вольерын карады, башка хайваннарны карап тоту шартлары белән танышты.
Фәнис Нурмөхәммәтов сөйләгәнчә, Европа стандартлары буенча зоопарк территориясе 25 га тәшкил итә. Казан зообакчасына Европа стандартларына ерак булуга карамастан, анда йөрүчеләр саны ел саен 7-8%-ка артып тора. Кунаклар аеруча җәен күп, ул вакытта зоопаркта ай саен 40 меңгә кадәр кеше йөри. Ә 2012 елда зоопаркта 200 мең кеше булган.
“Әлбәттә, Казан зообакчасының торышы Татарстан башкаласы статусына туры килми. Әмма бюджет юрганын сузып булмый, хәзерге вакытта артык бер генә сум да юк. Үзебез өчен мәйданны арттыру турында карар кабул итәргә тиеш. Ботаника бакчасын урынында калдырып, капиталь ремонт үткәрергә кирәк, дип саныйм. Ә зоопарк өчен яңа мәйданчык вариантларын табарга кирәк. Монда агымдагы ремонт һәм бер чиләк буяу белән генә чикләнеп булмый”, әлеге мәсьәләне төптән хәл итәргә кирәк”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.