Универсиадага кадәр Казанның 272 җәмәгать транспорты тукталышы яңартылачак.
(KZN.RU, 26-нчы март). Универсиадага Казандагы 272 тукталыш павильоны яңартылачак. Яңа тукталышлар заманча композит материаллардан ясалган һәм шәһәр архитектурасына ярашып тора. Тукталышларның бер үрнәге белән Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин да танышты.
Транспорт комитеты рәисе Айдар Габделхаков яңа тукталышларның Зур Казан боҗрасы һәм шәһәрнең төп магистральләре янында урнашачагын хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, 161 тукталыш шәһәр бюджеты хисабына яңартылачак, 71-е – урам-юл челтәрен модернизацияләү программасы кысаларында. Тагы 30 павильонны тукталышлар янында урнашкан сәүдә объектлары милекчеләре урнаштырачак, “Сбербанк” 10 тукталышны үзенең фирма стилендә куячак.
Киңәшмәдә билгеләп үтелгәнчә, тукталыш павильоннары озакка җитә торган заманча материаллардан җитештерелә. Модуль конструкциясе кыска вакытлы срокта корылманы алып атарга яисә кирәк булган комплект өлешләрен алыштырырга мөмкинлек тудыра.
“Тулаем алганда, без заманча европа дәрәҗәсен күрәбез. Мондый павильоннар безне канәгатьләндерә”, - дип үз бәясен бирде Илсур Метшин, шулай ук эскәмияләрнең уңайлылыгына да игътибар юнәлтергә кушты.
Шулай ук шәһәр башлыгына җәмәгать транспортының хәрәкәт схемалары вариантлары белән таншытырдылар, алар исә һәр тукталышка урнаштырылачак. Бер вариантта маршрутның кайдалыгын күрсәтә торган топографик карта торса, икенчесендә - үтеп бара торган җәмәгать транспорты хәрәкәт маршрутларының схематик рәсеме.
Илсур Метшин үтеп баручылардан ике вариантны да бәяләүләрен сорады, нәтиҗәдә икенчесенә - казанлыларга уңайлырак булып тоелганына тукталдылар. “Маршрутның кайдалыгын билгели торган икенче вариантны без туристик юл күрсәткечләренә урнаштырачакбыз”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Моннан кала, 2013 елгы Универсиадага кадәр 1493 тукталышта автобус, трамвай һәм троллейбусларның хәрәкәт итү расписание белән күгәрми торган металлдан ясалган махсус аншлаглар куелачак.
Айдар Габделхаков сүзләренә караганда, барлык тукталыш павильоннары да 15 июньгә кадәр әзер булачак.