Илсур Метшин КФУ юридик факультетының Попечительләр советы утырышын уздырды.
(KZN.RU, 22-нче март). Якын киләчәктә Казанның 4 районында түләүсез “юридик клиника”лар – шәһәрлеләргә Казан (Идел буе) федераль университетының юридик факультеты студентлары тарафыннан ярдәм күрсәтеләчәк консультацияләр ачылачак. Илсур Метшин рәислегендә узган КФУ юридик факультетының Попечительләр советы тарафыннан шундый карар кабул ителде.
“Попечительләр советы рәисе һәм шәһәр башлыгы буларак, халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү хезмәте мине бик тә кызыксындыра. Моның белән “ике куянны” бергә тотабыз: студентлар өчен практика булса, шәһәрлеләр өчен – түләүсез юридик консультацияләр”, - дип ассызыклады ул.
“Юридик клиника”ларны оештыру мәсьәләсе белән Попечительләр Советы утырышында КФУ-ның юридик факультеты деканы, профессор Илдар Тарханов чыкты. Ул Россиядәге беренче “юридик клиника”ның нәкъ менә Казан университетыныда ачылуын да искә төшерде.
Аның сүзләренә караганда, бүгенге көндә факультетта түләүсез юридик ярдәм программасын булдыру өстендә зур эш башкарыла, шулай да гражданнарны я кафедрада, яисә кешеләргә үзләренең проблемалары турында сөйләргә уңайсыз булган башка урыннарда кабул итәргә туры килә. “Студентлар гына түгел, галимнәр дә теләсә нинди ярдәм күрсәтә һәм бу юнәлешне үстерергә булыша ала, әмма аерым бина кирәк”, - дип ачыклап үтте Илдар Тарханов. Мэр әлеге мәсьәләне хәл итүне үз өстенә алуын билгеләп үтте.
Попечительләр советының яңа әгъзаларының берсе – ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов замана шартларында консультацион сервисларның интерактив формалар алуын әйтте, һәм “юридик клиника”лар базасында видео-конференцияләр үткәрергә тәкъдим итте. Мондый төрдәге видеоконференцияләрне министр кафедра факультетларында да оештыру тәкъдиме белән чыкты.
Ул шулай ук факультетның китапханә фондын электронлаштырырга тәкъдим итте, бу исә студентларга фәнни әдәбият белән өйдә дә кулланырга мөмкинлек бирәчәк. “Дәреслекләр сатып алуга сарыф ителгән чыгымнарны киметер иде, бигрәк тә юристларга күпләгән фәнни хезмәтләр белән эшләргә туры килә. Моның өчен тиешле ресурслар бар”, - дип өстәде министр.
Илсур Метшин факультетта информацион технологияләр үсешен хуплады һәм Россиядә IT-технологияләр өлкәсендә “юрфакны иң алдынгылардан” итә торган тәкъдимнәрне әзерләргә кушты.
Совет утырышында каралган тагы бер мәсьәләләрнең берсе – факультет студентларының Универсиадада катнаштыру. Деканның уку-укыту эшләре буенча урынбасары Лилия Бакулина җиткергәнчә, Универсиаданың волонтерлар хәрәкәтендә юридик факультеттан 101 сутдент катнаша икән.
Илсур Метшин факультетның алдынгы студентларына, җәмәгать эшләрендә активлык күрсәткәннәргә, спортчыларга, шулай ук укытучыларга 2013 елгы Универсиаданың ачылу һәм ябылу тантаналарына чакырулар һәм спорт ярышларына билетлар белән тәэмин итәргә кирәклеген җиткерде. “Әмма бу билетларны гадәти генә тарату булырга тиеш түгел, ә нәкъ менә бүләкләү формасында. Ачылу һәм ябылу тантаналары – телевизордан гына карау аз булган вакыйга”, - дип билгеләде ул.
Совет утырышында 2013 елга планнар буенча фикер алышынды. ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин факультетта ачык лекцияләр практикасын кертү тәкъдиме белән чыкты, аларны студентларга иң яхшы чыгырылыш студентлары укыячак. Илдар Тарханов Попечительләр советы әгъзаларыннан факультетның һәм университетның Беренче курс студентларының көне, дипломнар тапшыру тантанасы, “Студентлар язы” фестивале кебек масштаблы чараларында катнашуларын сорады.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, alma mater тормышында катнашу – Совет әгъзаларының һәрберсе өчен дә дәрәҗәле һәм мәртәбәле гамәл. “Еллар үтү белән мәшгульлегебез кимеми, әмма биредә утыручыларның һәрберсе дә үзебезнең факультетка булган игътибарын бирәчәк”, - дип билгеләде ул.