UEFA белгече Үзәк стадион кырының әзерлеген тикшерде.
(KZN.RU, 20-нче март). Казанның Үзәк стадионы Европа лигасының чирек финалы матчын уздырырга әзер. Бу хакта бүген Казан Мэры Илсур Метшин UEFA вәкиле Конор Нолан белән очрашкан вакытта җиткерде.
UEFA белгече “Рубин” һәм “Челси” командалары арасында узачак Европа Лигасының 1/4 финал матчын уздырыр өчен Казанның үзәк стадионы футбол кырының әзерлеген тикшерде.
Казан һәм Лондон футбол командалары арасындагы матч 11 апрельдә узачак. Кичә Россия футбол Премьер-лигасының бәяләү комиссиясенең утырышы узды, биредә футбол буенча ил чемпионаты матчларын Үзәк стадионда уздырырга рөхсәт ителде.
Бүген Конор Нолан фоторәсемнәр төшерде, газонның халәтен карады. Барлык мәгълүматлар да UEFA-га җибәреләчәк, анда исә матчны кайда үткәрү буенча соңгы карар кабул ителәчәк. К.Нолан үзе билгеләп үткәнчә, биредә уеннарны хәзер дә уздырып була.
Үзәк стадион директоры Павел Никулин кунакка газонда чирәм утырту барышы турында сөйләде. 5-6 февральдә белгечләр кырны җылыта башлаган, 20-23 февральдә орлыклар чәчелгән (якынча 600 кг), иске чирәмне алганнар һәм ашламалар керткәннәр. Стадион директоры сүзләренә караганда, хәзерге вакытта температура режимы чирәм яхшы үссен өчен уңай һәм апрель башына барысы да әзер булачак.
“Безнең җитәрлек тәҗрибез бар: Казан стадионында дөнья масштабындагы күпләгән матчлар узды, шул исәптән чемпион лигасының 6 матчы һәм Европа лигасының 10 матчы үткәрелде. Әлеге уен да Казанда үтсен өчен, без кулдан килгәннең барысын да эшләячәкбез. 2 атнадан соң Үзәк стадионда барысы да әзер булачак”, - дип ышандырды Илсур Метшин инспекторны.