Тамашаның генераль прогоннары “Kazan-Arena” яңа футбол стадионында 20 июньдә башлана.
(KZN.RU, 20-нче март). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Бөтендөнья җәйге Универсиада ачылыш тантанасының беренче җыелма репетициясендә булды. Репетиция Казан Үзәк стадионының җиңел атлетика манежында уза.
Репетицияне шулай ук FISU-ның беренче вице-президенты, Россия студентларының спорт берлеге президенты Олег Матыцин, “Казан 2013” дирекциясе башлыгы Владимир Леонов, ачылыш һәм ябылыш тантаналарының баш режиссеры, Россия телевидение академиясе әгъзасы, “ТЭФИ” премиясе иясе Алексей Сеченов һәм башкалар карады.
Репетицияләр инде айдан артык бара. Беренче тренировкалар шәһәрнең берьюлы өч мәйданчыгында февраль уртасында старт алды. Бүген беренче җыелма репетицияләр башланды, ә 20 июньнән меңләгән артислар командасы “Kazan-Arena” яңа футбол стадионында генераль прогоннарга керешәчәк, дип хәбәр итте Илсур Метшин журналистларга. Хәзерге вакытта 45 мең кеше сыешлы стадионда Универсиада тантанасы өчен декоратив конструкцияләрне монтажлыйлар, аларны май аенда урнаштырып бетерәчәкләр.
Тантананың детальләре сер итеп саклана. “Ачылыш тантанасының барлык детальләрен белүче кешеләр бармак белән генә санарлык”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы. Владимир Леонов билгеләп узганча, мондый төрдәге Уеннарны оештыручы илләрнең һәрберсе ачылыш тантанасына ниндидер яңалык, заманча бер үзгәлек кертергә тырыша. “Безнең тантанада да үзебезнең “ноу-хау”ларыбыз булачак”, - дип билгеләде ул.
Билгеләп үтәргә кирәк, репетицияләр башланганнан алып бер ай эчендә генә дә сайлап алынган катнашучыларның 10% төшеп калган. “Күбесе күз яшьләре белән китә, әмма югары профессиональ дәрәҗәгә ирешү өчен, катнашучыларны иләк аша уздыру зарур”, - дип билгеләде И.Метшин.
Тантананың баш балетмейстеры – Мәскәүдән килгән белгеч Жанна Шмакова – сүзләренә караганда, барлык яшьләр дә бик дустанә һәм эшкә профессиональ яктан якын киләләр. Исегезгә төшерәбез, репетицияләрдә Казан һәм Татарстанның иҗади коллективлары белән берлектә, аерым башкаручылар да катнаша. Тантанада Казаннан барлыгы 70 коллектив чыгыш ясый, бу исә 1,5 мең кеше дигән сүз.
Казанның яшь артистлары белән аралашканда, Илсур Метшин Универсиада тантанасы катнашучыларының гайрәтлелеге, ихласлылык һәм профессиональлеге – тамашада иң мөһиме, дип билгеләде. “Сез тамаша залын яндырып-ялкынландырып җибәрер өчен барысын да эшләргә тиешсез”, - дип өстәде ул.