Кунакларны урнаштыру өчен 40 меңнән артык урын кирәк булачак.
(KZN.RU, 20-нче март). 2013 елгы Универсиада катнашучыларына, волонтерларга һәм кунакларга яшәү өчен тиешле шартлар булдырырга кирәк. Казан Мэры Илсур Метшин Универсиадага әзерлек шәһәр Штабында шундый бурыч куйды.
“Казан 2013” Башкарма дирекциясе” җитәкчесе урынбасары Оксана Туман хәбәр иткәнчә, Универсиада авылында урнашачак спорт делегацияләреннән кала, шәһәрдә барлыгы 39319 кешене урнаштырырга кирәк булачак, шуларның 19 меңе – кунаклар һәм чит ил персоналы, 20 меңе – ярышларның куркынычсызлыгын тәэмин итәчәк көч структура вәкилләре. Шәһәр кунакханәләреннән кала, теплоходлар, шулай ук хостел, шифаханә, җәйге сәламтәләндерү лагерьлары, арендага алынган фатирлар һәм башка урнашу урыннары да файдаланылачак.
Һәрбер клиент төркеменә тору өчен махсус урыннар каралган. Әйтик, мәсәлән, FISU гаиләсе һәм Универсиаданың оештыручылары “Мираж” һәм “Корстон” кунакханәләренә урнашачак. Ачылу һәм ябылу тантаналарында катнашучы артистлар кайбер кунакханәләрдә, шулай ук хостелларда, “Волга” һәм “Заречье” сәламәтләндерү лагерьларенда торачак. Чит ил журналистлары Уеннар барышы вакытында йөзә торган кунакханәләрдә - 5 теплоходта яшәячәк.
Россия һәм чит төбәкләрдән килгән 4,5 мең волонтерларны социаль ипотека буенча төзелгән 4 йортка урнаштырачаклар. “Фатирлар Универсиада Авылындагы бүлмәләр кебек җиһазландырылачак. Ял итү бүлмәләре, компьютерлы кечкенә эшмәкәрлек үзәкләре, чәй эчү һәм аш-су җылытып була торган туклану бүлмәләре өчен өстәмә биналар каралачак”, - дип хәбәр итте Оксана Туман.
Юдино бистәсендә урнашачак волонтерларны ашату 8-нче һәм 151-нче мәктәпләрдә булыр дип көтелә, Оренбург трактында яши торганнары вакытлы ашханәләрдә тукланачак.
Торак йортларда чистарту-җыештыру хезмәтләре (юу, химчистка, фатирларны җыештыру, чүп-чарны чыгару һәм йорт алдындагы террияторияне, подъездларны җыештыру) башкарылачак. Инженер-техник хезмәте сантехника, мебельләрне ремонтлау, вентиляцион һәм чыбык челтәрләрен, канализацияләрне карау белән шөгыльләнәчәк.
“Вак-төяк эшләр юк – лифт эшләргә, чүп-чарлар вакытында чыгарылырга тиеш. Күп әйберләр идарәчеләрдән тора: җәймәләрне вакытында алмаштырмау, химчисткадан алып кайтмау. Барысы да сәгать кебек төгәл эшләнергә тиеш. Без Универсиадада өйрәнү үтәргә тиеш түгел”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы, Бөтендөнья студент Уеннары уздыру вакытында кунакларны һәм волонтерларның яшәү шартлары турында сөйләгәндә.
Оксана Туман сүзләренә караганда, 8 югары һәм урта белем бирү йортлары 1700 урын бирергә әзер икән. “Без шәһәрнең тагы 12 тулай торагына мөрәҗәгать иттек һәм алардан җавап көтәбез”, - дип өстәде Оксана Туман.
Көч ведомтсволары вәкилләренә килгәндә, Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча Хуҗалык сервисы белән тәэмин итү үзәге башлыгы Фәрит Фәизов җиткергәнчә, ЭЭМ-ның 11 меңнән артык хезмәткәре 56 объектка урнаштырылачак, шул исәптән тулай торакларда, балаларның сәламәтләндерү лагерьларында, эконом-класс кунакханәләрендә, шифаханә, интернат-мәктәпләрдә.
Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре өчен 10 объект каралган, шул исәптән ТР Гадәттән тыш хәлләренең реабилитацион үзәге, ТР буенча янгынга каршы федераль хезмәтнең уку-укыту үзәге, Губкин урамындагы элекккеге хәрби өлеше террияториясе, “Метроэлектротранс” техникумы тулай торагы.
“Универсиада көннәрендә һәрбер әйбер хисапта булачак. Кызганыч ки, Универсиаданың барлык клиент төркемнәрен дә югары дәрәҗәдәге кунакханәләрдә урнаштыра алмыйбыз, әмма кунаклар, катнашучылар, журналистлар, волонтер, персонал һәм башка төркем клиентларның яшәүләре өчен уңай шартлар тудыру – безнең көчтән килә”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.