РФ Президенты төзелешкә кертелгән акчаларның эффектив кулланылуын искәртте.
(KZN.RU, 19-нчы март). Бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Казанда узган эшлекле сәфәре вакытында Су спорт төрләре сараенда, төзелеп килә торган футбол стадионында, Гимнастика сарае һәм Теннис академиясендә булды.
Дәүләт башлыгын РФ беренче вице-премьеры Игорь Шувалов, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин озата йөрде.
Су спорт төрләре сараенда Владимир Путинга киләчәк спорт вакыйгасы турында сөйләделәр. Универсиада дирекциясе Владимир Леонов сүзләренчә, Казан Универсиадасы дөнья тарихында иң эре Универсиадалардан булачак. 64 объектта 27 спорт төре буенча ярышлар узачак, 13500 спортсменнар арасында 351 комплект бүләкләр уйналыначак.
Шулай ук Владимир Путинга футбол стадионы проектын күрсәттеләр, биредә студент Уеннары вакытында ачылу һәм ябылу тантаналары узачак. Россия Президенты төзелешкә кертелгән акчалар эффектив кулланылганын искәртте, объектның зурлыгына карамастан чагыштырмача арзан бәягә төшкәнен дә билгеләп үтте.
"Шуңа бәйле рәвештә башка регионнарда стадионнар төзелеше ничек барганлыгын карарга кирәк”, - дип мөрәҗәгать итте В.Путин РФ спорт министры Виталий Муткога.
Россия Президенты шулай ук футбол аренасын төзегәндә кулланылган металл конструкцияләренең күп булуын билгеләп үтте. "Металлурглар хәзер беркадәр артта калу кичерәләр һәм, әгәр без мондый стадионнар төзесәк, металлургиягә шактый йөкләнеш бирер идек", - дип саный Владимир Путин.
Шулай ук Владимир Путинга Универсиада факелы күрсәтелде. Шуннан соң кунаклар яңа сарайның трибуналарына үттеләр, аннан бассейннарның су тутырылган өлешен күзәттеләр.
Төзелеп килә торган футбол стадионында эшнең барышы белән Россия Президентын Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков таныштырды. Республика Хөкүмәте башлыгы белдерүенчә, түбә кору эшләре 98%-ка тәмамланган, инженер челтәрләре буенча - 93%-ка, фасад буенча - 86%-ка. Калган эшләрнең иң күп өлеше төзекләндерүгә туры килә, аны исә елның җылы вакытында башкарырга кирәк.
"Стадионга карата ФИФА тарафыннан куелган таләпләргә бәйле рәвештә, срокларны бераз чигерергә туры килде. Хәзер сез графикка сыешасызмы соң?" – дип кызыксынды Владимир Путин.
"Әйе, барысы да тиешле графикка туры килә", - дип раслады Илдар Халиков.
Россия Президентына уеннарда катнашучы командалар өчен чишенү-киенү урыннары да күрсәтелде, шуннан соң кунаклар стадионның үзәгенә төштеләр.
Гимнастика сараенда Владимир Путинны Россия Художество гимнастикасы федерациясе президенты Ирина Винер-Усманова каршы алды. Аның сүзләренчә, яңа спорт комплексында спортчылар өчен бик яхшы шартлар булдырылган.
Россия Президенты художество гимнастикасы буенча Татарстан җыелма командасы әгъзаларын сәламләде һәм аларның чыгышларын карады. Шулай ук Владимир Путин студентларның күнегүләр ясауларын да бераз күзәтте.
Теннис академиясендә РФ Теннис федерациясе президенты Шамиль Тарпищев Владимир Путинга спорт комплексының теннисчыларны өйрәтү һәм күнегүләр өчен бик шәп туры килүен хәбәр итте.
Универсиаданың Халыкара мәгълүмат үзәгендә Россия Президентына Универсиада авылы комплексы турында сөйләделәр, ул спортчылар яшәү өчен билгеләнгән. РФ Элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров Владимир Путинга Уеннарның мәгълүмат һәм телекоммуникация инфраструктурасы турында сөйләде. "Ул тулысынча диярлек, хронометраждан кала, Россия Федерациясендә эшләнгән һәм җитештерелгән", - дип хәбәр итте Н.Никифоров.
Татарстан Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов аккредитацияләү һәм билет системалары белән таныштырды, ул шулай ук билет сату кассасы урынына да хезмәт итә. Универсиададан соң инфоматлар дәүләт хезмәтләрен күрсәтү өчен кулланылачак.
Объектларны караганнан соң Владимир Путин Халыкара мәгълүмат үзәгендә Физик культура һәм спортны үстерү буенча Россия Федерациясе Президенты каршындагы Советының күчмә утырышын уздырды, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.
Фоторепортаж
Видеорепортаж
Фоторепортаж
Видеорепортаж
Фоторепортаж
Видеорепортаж
Фоторепортаж
Видеорепортаж