Республика башлыгы хакимият һәм халык арасында элемтә булдыруда депутатларның мөһим роль тотуларын билгеләп үтте.
(KZN.RU, 14-нче март). Казан халкы хөкүмәт эшчәнлегенә таләпчәнрәк була башлады, һәм бу дөрес тә, ни дисәң дә, кешеләрнең яхшы яшиселәре килә. Шуңа бәйле рәвештә хөкүмәт һәм халыкны бәйләп тора торган депутат корпусы эшчәнлегенең әһәмияте тагы да үсә. Казан шәһәре Думасының XXI сессиясенең эш барышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шулай дип җиткерде.
Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин, сессиядә шәһәр хакимиятенең 2012 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре турында чыгыш ясаганда, шәһәр хуҗалыгына караган төп өлкәләрнең үсеше турында билгеләп үтте.
Аерым алганда, Илсур Метшин үткән елның Казан өчен өч өлкәдә рекорд елы булуын билгеләп үтте. 2012 елда демагрофия, шәһәр төзелеше һәм торак төзү буенча югары күрсәткечләргә ирешелде.
Казан Мэры Илсур Метшин сүзләренчә, бүген шәһәр хакимияте торак төзелеше өчен җир участоклары җитмәү проблемасы белән очрашкан. Шуңа бәйле рәвештә шәһәр башлыгы элеккеге сәнәгать зоналарын куллану буенча дөнья практикасын тәкъдим итте.
Торак фондларга килгәндә, 2012 елда Казанда һәрбер дүрт йортның берсендә капиталь ремонт үткәрелгән. Әлеге күрсәткеч буенча Татарстан башкаласы Россия шәһәрләре арасында алдынгылардан санала. Хәзер шәһәр хакимияте йортларга ремонт ясау белән берлектә, ишегаллары территорияләрен төзекләндерүгә игътибар юнәлтергә җыена.
Сүз дә юк, Казан үсешендә 2013 елгы Универсиадага әзерлек зур этәргеч булып торды. Әлеге программа кысаларында шәһәрдәге транспорт инфраструктурасы уңай якка үзгәрде. Аерым алганда, 11 чишелеш һәм 41 җәяүлеләр кичү юлы кулланышка тапшырылды. Моннан кала, барлык эшләрне тәмамлаганнан соң, шәһәр 152 км яңа юлларга ия булачак, бу исә барлык урам-юл челтәренең 14,2% дигән сүз. Җәмәгать транспортын уңай якка үзгәртү буенча актив эш алып барыла.
“Безнең максат – автомобильләргә реаль һәм уңайлы алмаш булырлык система булдыру. Метро моның мөмкин эш икәнлеген раслады, биредә соңгы елда гына да пассажирлар агымының 43%-ка үсеше күзәтелә. Өч яңа станцияне ачу белән, бу күрсәткеч тагы икеләтә артачак. Трамвай челтәрен модернизацияләүгә зур игътибар юнәлтелә. Бүгенге көндә шәһәрнең 6 районын тоташтыра торган 5-нче номерлы трамвай көненә 14 меңләп халыкны йөртә. Яңа 3 секцияле трамвайлар кайту белән, әлеге сан да берничә тапкырга артырга тиеш. Автобус һәм троллейбус паркларының җитди яңартылуы күзәтелә, шулай да аларның җәлеп итүчәнлеге һәм тизлеге автомобильчеләрнең автобус полосаларына кермәүләреннән дә тора”, - дип җиткерде Илсур Метшин.
“Казан Универсиадага әзерлек эшләре белән шуның кадәр озак яшәде, бүген хәтта аннан башка тормышыбызны күз алдына китерү дә кыен. Безгә алга таба барырга кирәк. “Нәрсә безнең яңа максатыбыз була алыр иде?” темасына җәмәгатьчелек белән фикер алышырга вакыт җитте. Кайбер өлкәләр инде билгеләнгән – “Яшел рекорд” проекты, экологик каркас булдыру, яр буйларында рекреацион зоналар булдыру, сәнәгать предприятиеләрен шәһәр читенәрәк чыгару һәм сәнәгать зоналарын булдыру, шәһәр иминлеге, юллардагы бөкеләр белән көрәшү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Казанлыларның үзләренең дә республика башкаласының үсешенә булышлык итә алырдай яхшы идеяләре бардыр”, - диде Татарстан башкаласы Мэры.
Рөстәм Миңнеханов республика һәм шәһәр җитәкчелеге эшчәнлегендә күрсәтелгән барлык юнәлешләрнең дә әһәмиятлелеген билгеләде. Республика башлыгы Хөкүмәткә барлык булган проблемаларны җиткерергә тиеш булган депутатларның әһәмиятле роленә дә басым ясады.
“Иң мөһиме – казанлылар үзләре дә таләпчәнрәк була башлады. Хакимият тарафына тәнкыйть сүзләре күп юллана, бу дөрес тә - халыкның яхшы яшисе килә бит. Үз илеңне, үз республикаңны, үз шәһәреңне, үз предприятиеңне яратырга кирәк”, - дип җиткерде ТР Президенты.