2014 елда Казанда уртача айлык хезмәт хакын 30 меңгә кадәр җиткерү дә килешүдә каралган.
(KZN.RU, 14-нче март). Шәһәр Ратушасында 2013-2014 елларга социаль-икътисади сәясәтне үткәрү һәм социаль партнерлыкны җәелдерү буенча Казан муниципалитеты, шәһәр профсоюзлары һәм эш бирүчеләр оешмасы белән өчьяклы килешү төзелде.
Килешү төзү тантанасында Казан Мэры Илсур Метшин, Профсоюз оешмалары координацион советы рәисе Татьяна Сушенцова, Татарстан Республикасы эш бирүчеләр координацион совет берләшмәсе вәкиле, “ТР сәнәгать предприятиеләре ассоциациясе”нең беренче вице-президенты Геннадий Дивавин катнашты.
Килешү 2014 елның 31-нче декабренә кадәр социаль-икътисади сәясәтне тормышка ашыруга һәм муниципалитет белән иҗтимагый оешмалар арасында социаль партнерлыкны үстерүгә юнәлтелә. Социаль сәясәтнең төп максаты булып әлеге вакыт аралыгында хезмәт хакын арттыруны һәм халыкның яшәү сыйфатын үстерүне тәэмин итә торган, социаль тигезсезлек дәрәҗәсен киметә торган шартлар тора.
Казанлыларның уртача айлык хезмәт хакын – 26,6 мең сумга, 2014 елда исә 30 меңгә кадәр җиткерү документның бер пункты булып тора.