Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин кече хаҗ кылдылар.
(KZN.RU, 16-нчы март). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле визит белән Согуд Гарәбстанына килде.
Татарстан делегациясе әгъзалары Мәккәдә булдылар һәм кече хаҗ кылдылар. Татарстан делегациясе составында Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, Республика инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, "Ак Барс Банкы" идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов бар иде.
Гомрә - кече хаҗ, Мәккәгә хаҗ аенда түгел, ә башка бүтән вакытта бару. Татарстан делегациясе әгъзалары мөселман дөньясының төп мәчете булып саналган “Әл-Хәрәм”дә булдылар һәм хаҗилар өчен тиешле йолаларны кылдылар.
Хаҗ кылганнан соң, Рөстәм Миңнеханов Мәккә провинциясе җитәкчелегенә, шәхсән әмирнең үзенә - Халәд Фейсал әл Саудка, гомрәны оештыруы өчен рәхмәтен җиткерде.
Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстанына Ислам хезмәттәшлеге оешмасы генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу чакыруы буенча килде. Җиддәгә визиты кысаларында Татарстан Президенты ИХО генераль секретаре белән, Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әль Мәдәни белән һәм Мәккә провинциясе әмире Халәд Фейсал әл Сауд белән очрашырга ниятли. Татарстан делегациясе шулай ук Җиддә икътисади форумында катнашачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.