Очрашуда Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 17-нче март). Татарстан Республикасы Ислам хезмәттәшлеге оешмасының күп кенә бүлекчәләре белән актив рәвештә хезмәттәшлек итә һәм алга таба да ике як өчен файдалы булган мөнәсәбәтләрнең үсешенә ышанып кала. Бу хакта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов ИХО генераль секретаре Әкмалетдин Ихсаноглу белән очрашуда җиткерде. Очрашу Татарстан делегациясенең Согуд Гарәбстанына ясаган эшлекле визиты кысаларында Җиддәдә үтте.
Татарстан делегациясе составында Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин, ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамил Агеев, Республика инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов, "Ак Барс Банкы" идарә рәисе Роберт Миңнегалиев, ТР Президентының халыкара мәсьәләләр буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов бар иде.
Әкмәледдин Ихсаноглу Рөстәм Миңнехановны ИХО штаб-квартирасында каршы алды һәм генсекның шәхси чакыруы буенча узучы визит өчен рәхмәтен белдерде. Ул Татарстан Республикасы Президентына оешма тарафыннан киләчәктә уздырылачак татарстанлылар өчен дә кызыксыну уята алырдай чаралар турында сөйләде. Аерым алганда, ИХО генераль секретаре республика делегациясен агросәнәгать форумына чакырды, биредә Татарстан үз авыл хуҗалыгы секторының инвестиция мөмкинлекләрен күрсәтә алачак.
Ул Рөстәм Миңнехановка Татарстан белән Ислам илләре арасында фән һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне җайга салырга тәкъдим итте. "Бу юнәлештә перспективалар күп, чөнки сезнең илегез һәм республикагыз алдынгылардан", - дип белдерде ИХО генераль секретаре.
"Без ИХО-ның төрле бүлекчәләре белән актив эшлибез, - диде үз җавабында Татарстан Республикасы Президенты. - Без Ислам дөньясы илләре белән хезмәттәшлекне җайга салабыз, икътисад, финанслар, инвестицияләр җәлеп итү өлкәсендәге багланышларны ныгытабыз. Һәм, безнең фикеребезчә, ИХО белән хезмәттәшлек республика өчен бик файдалы һәм нәтиҗәле булачак".
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хәзерге вакытта Россиядә бизнесның мөһим, әмма җитәрлек дәрәҗәдә алга китмәгән юнәлешләренең берсе булып хаҗ сәфәрен оештыру һәм хәләл стандартлар буенча продукция җитештерү тора. Татарстан Республикасы Президенты Татарстан һәм Россия мөселманнары Мәккәдәге изге урыннарга хаҗ кыла алсын, ә хәләл продукция республиканың үзендә куллану өчен генә түгел, шулай ук экспорт өчен дә җитәрлек күләмнәрдә җитештерелсен өчен, ИХОның бу мәсьәләләрдә ярдәменә өметләнүен белдерде.
Шулай ук, Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, ИХО линиясе буенча студентларны Казанга җәлеп итү мөмкинлеге буенча да ике якка фикер алышырга кирәк. "Безнең университетларның җидти мөмкинлекләре бар һәм аларны кулланырга кирәк", - дип белдерде ТР Президенты Әкмәледдин Ихсаноглуына.
Согуд Гарәбстанына визиты кысаларында Татарстан Президенты Җиддәдә узган халыкара икътисади форумның ачылышында катнашты, шулай ук Ислам үсеш банкы төркеме президенты Әхмәд Мөхәммәд Али әль Мәдәни һәм Мәккә провинциясе әмире Халәд Фейсал әл Сауд белән очрашты, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.
Фоторепортаж
Видеорепораж
Фоторепортаж
Видеорепортаж