Чарада Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
(KZN.RU, 18-нче март). Бүген Россия Федерациясе Югары арбитраж суды рәисе Антон Иванов Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе Николай Новиковны коллективка тәкъдим итте.
Чарада Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ башлыгы Артем Хохорин, ТР Президент Аппараты, Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомство вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат хезмзте.
Антон Иванов билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасы Арбитраж суды суд системасында лаеклы урын алып тора, Россия һәм төбәкара суд эшчәнлегендә аның роле бик зур. ТР Арбитраж судында җитәкчелек алмашынуына, күпмедер күләмдә - буыннар да алмашуына карамастан, берничә ел эчендә булдырылган каннуннар, традицияләр сакланачак, бу исә, үз чиратында, югарыда торган инстанцияләр белән мөнәсбәтләрне җайларга һәм суд эшчәнлеге системасын үстерергә булышачак, дип ышанычын белдерде ул. Антон Иванов сүзләренә караганда, Николай Новиковның боларның барысы өчен дә тиешле тәҗрибәсе, шулай ук көче һәм теләге бар. Антон Иванов Татарстан Республикасы Арбитраж суды рәисе Николай Новиковка җаваплы эшендә уңышлар теләде.
Михаил Бабич бүгенге көндә Татарстанның динамик рәвештә үсүен, киләчәктә дә әлеге үсеш дәвамлы булачагына өметләр уятуын билгеләп үтте. Бу очракта икъисади өлкәдә барлык сораулар һәм бәхәс тудырган очраклар профессиональ, динамик һәм объектив чишелеүе аеруча мөһим, дип ассызыклады ул. Николай Новиковның хезмәтләре аның югары профессионализмы турында сөйли, дип билгеләде Михаил Бабич, алдагы эш урынында – Самара өлкәсенең Арбитраж судында – Новиковка күп кенә бәхәсле сорауларны намус белән чишәргә туры килде.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үз чиратында, бүгенге вакыйганың Татарстан өчен әһәмиятле булуын билгеләп узды. Ул шулай ук Россия Федерациясе Югары арбитраж суды рәисе Антон Ивановка Татарстан Республикасына булган игътибары өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде.
“Төбәкнең алга таба үсеш кысаларында ТР Арбитраж суды җитәкчелегенә кабул ителгән карарлары өчен билгеле бер җаваплылык өстәлә, - диде Николай Новиков. – Татарстанда хөкем эшләре саны стабиль рәвештә арта, бу исә Арбитраж судына карата ышаныч артуына сәбәп булып тора”.
Белешмә өчен:
Самара өлкәсе Арбитраж суды экс-башлыгы Николай Новиков РФ Президенты Боерыгы белән Татарстан арбитражына рәис итеп билгеләнгән. Николай Новиковның әлеге вәкаләтләрне башкару вакыты 6 елга хисаплана.