Юл эшчеләре Сәетгалиев, Пушкин, Татарстан, Гладилов, Фучик урамнарында, шулай ук Киров дамбасындагы чокырларны ремонтлады.
(KZN.RU, 18-нче март). Быел юллардагы чокырларны ремонтлау программасы буенча Казанда 45 мең квадрат метр мәйданда юл чокырларын бетерү планлаштырыла. Әлеге максатларга муниципаль бюджеттан 50 млн сум бүлеп бирелә. Чокырларны ремонтлау эшләрендә 88 махсус техника берәмлеге булган 12 подрядчы оешма катнашачак.
Башкарма комитет Җитәкчесенең урынбасары Александр Лобов эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә хәбәр иткәнчә, чокырларны ремонтлау эшенә юл эшчеләре 1-нче март көнне үк тотынган, Сәетгалиев, Пушкин, Татарстан, Гладилов, Фучик урамнарында, шулай ук Киров дамбасында чокырлар инде ремонтланган. Ремонт эшләре 1350 кв.м мәйданда башкарылган, җәмәгать транспорты интенсив хәрәкәт иткән урамнарда аеруча зур чокырлар капланган.
Тотрыклы плюс температурасы урнашканчы, ремонт коеп ясалган асфальтобетон кулланып алып барылачак, масштаблырак эшләр һава шартлары бераз уңайлангач башланачак. Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм бюджет акчасын экономияләү өчен, чокырларны ямау эше карталарны кисмичә генә узачак.
“Масштаблы капиталь ремонт башланганчы, бу безгә төп магистральләр буенча транспортның куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итәчәк”, - дип аңлатты А.Лобов. Ремонт эшләренең төп өлеше, транспорт хәрәкәтенә комачауламас өчен, гадәттәгечә төнлә башкарыла. Кичен һәм төнлә халык ял итә алсын өчен, торак микрорайоннарда обрубка һәм чокырларның кырыйларын тигезләтү көндез эшләнәчәк.
А.Лобов билгеләп узганча, чокырларны ямау планы район администрациясе вәкилләре, ЮХИДИ һәм подрядчы оешмалар тарафыннан төзелгән комиссияләрнең нәтиҗәләре, шулай ук шәһәрлеләрнең объектив теләкләре ярдәмендә формалашачак.
Теләкләре булганнар кимчелекләр белән район администрацияләренә һәм Тышкы төзекләндерү комитетына 292-80-76 номеры аша мөрәҗәгать итә ала.
Казан Мэры Илсур Метшин үз җавабында күптән түгел ремонт үткәрелгән юлларга игътибар юнәлтергә кушты. Дефектлар ачыклану белән, подрядчы оешмалар аларны гарантия йөкләмәләре кысаларында үз хисапларына бетерергә тиеш була.
“Чокырларны ремонтлау, ямау – мәҗбүри чара. Әгәр ремонт башкармасак, җәйгә кадәр кечкенә генә чокырлар зураерга мөмкин”, - дип билгеләде Казан Мэры Илсур Метшин. Ул шулай ук яз уртасыннан юлларда масштаблы ремонт башланачагын искә төшерде, моның кысаларында 1 млн. кв. метр асфальтобетон җәеләчәк. Шәһәр башлыгы, әлеге эш вакытында тудырылачак уңайсызлыклар өчен, шәһәрлеләрдән алдан ук гафу үтенде.