Ачылыш тантанасында Рөстәм Миңнеханов һәм Илсур Метшин катнашты.
(Казан, 18-нче март). Бүген Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадага аккредитацияләү һәм униформа бирү үзәге ачылды. Ачылыш тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Казан Мэры Илсур Метшин, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич, РФ Президенты ярдәмчесе Юрий Трутнев, РФ Югары Арбитраж суды Рәисе Антон Иванов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.
“Казан ярминкәсе” павильонннарының берсендә урнашкан үзәктә кыска вакыт эчендә аккредитация узар һәм төрле клиент төркемнәре өчен каралган документлар алу өчен уңайлы шартлар булдырылган.
Аккредитация бейджлары һәм униформа комплектлары беренчеләрдән булып ТР Президентына, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленә һәм башка рәсми затларга тапшырылды. Аккредитация үтүгә берничә минут сарыф ителде. Оештыручылар сүзләренә караганда, гадәти аккредитация вакыты – 5 минут тирәсе.
Аппарат җитәкчесе – “Казан 2013” Башкарма дирекциясе генераль директоры урынбасары Лариса Сулима хәбәр иткәнчә, ачылган үзәктә график нигезендә аккредитация документлары Бөтендөнья студент уеннарын оештыру комитеты әгъзаларына, волонтерларга, артистларга, судьяларга, табибларга, хокук саклау органнарына, журналистларга һәм башка персоналга – барлыгы 60 меңнән артык кешегә биреләчәк. Төрле категориядәге персонал, волонтер һәм судьяларга 31,5 меңнән артык комплект униформа әзерләнгән.
Аккредитацияләү үзәге мәйданын 1012 кв.м. тәшкил итә, ул сәламләү, рәсми делегацияләр, аккредитацияләү, униформа бирү зоналарына бүлгәләнгән. Волонтерларга исә бейдждан тыш, Уеннарның генераль партнерларыннан сим-карта һәм банк картасы да бирелә.
Март-апрель айларында үзәк – оештыру комитеты әгъзаларын, дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен, ведомство хезмәткәрләрен, “Казан 2013” Башкарма дирекциясе персоналын, волонтерларны, югары һәм урта уку йортлары администрацияләре вәкилләрен кабул итә. Май ае исә волонтерлар, табиблар, хокук саклау органнары, артистлар өчен билгеләнгән. Журналистлар, судьялар, подрядчы оешма хезмәткәрләре, Россия төбәкләреннән һәм ерак чит ил волонтерларына исә аккредитацияне июнь-июль аенда үтү мөмкин булачак.
Спортчылар һәм Универсиадада катнашачак илләрнең рәсми делегацияләре аккредитацияне Универсиада авылында Халыкара мәгълүмат үзәгендә узачак, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.
Фоторепортаж
Видеорепортаж