(KZN.RU, 18-нче март). Казан Мэры Илсур Метшин “Telmondis” француз компаниясенең җитәкчелеге белән очрашты. Дөньядагы иң эре аудиовизуаль продукция – күренекле мәдәния вакыйгаларны видеотрансляцияләү – җитештерүче делегация белән очрашу бүген Казан ратушасында узды.
Опера театры, Казан (Идел буе) федераль университеты, Масленица бәйрәмендә булып кайтканнан соң, кунаклар Мэр белән Татарстан мәркәзенә карата мөнәсәбәтләре белән уртаклашты. “Казан безгә бик ошады, биредә матур урыннар шактый, тамашачыларыбыз сезнең шәһәр турында күбрәк беләчәк”, - дип ассызыклады Франция кунагы.
Якын киләчәктә француз компаниясе Мәдәни Универсиада кысаларында Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә узачак Җәйге опера-балет фестивале гала-концертын трансляцияләүне Европа телеканалларында күз алдында тоткан килешүне имзаларга ниятли.
“Telmondis” компания президенты Антуан Персе хәбәр иткәнчә, Европа тамашачысына җырчының юбилеена багышланган Шаляпин форумы спектакльләренең фрагментлары, бигрәк тә оркестр белән дөньякүләм танылган Валергий Гергиевның дирижерлык итүе кызык булачак.
“Федор Шаляпин исеме бөтен дөнья буйлап классик музыка сөючеләргә таныш, әмма җырчының Казанда тууы һәркемгә мәгълүм түгел”, - дип ассызыклады кунак.
Белешмә өчен: 1972 елда нигезләнгән “Telmondis” компаниясе хәзерге вакытта югары дәрәҗәдәге опера, балет, театр, дөньякүләм билгеле цирк һәм музыка шоулары, классик һәм заманча бию, джаз, музыка һәм документаль фильмнарны трансляцияләү ярдәмендә аудиовизуаль продукция җитештерүче иң эре компанияләрнең берсе.
2004 елдан башлап “Telmondis” Франциядәге иң эре телеканалларның («France Televisions», Arte France», «Mezzo», «Gulli», «Paris Premiere»), шулай ук ARTV (Канада), NHK (Япония), ZDF (Германия), RAI 3 (Италия), SIC (Португалия), RTBF (Бельгия), KRO (Нидерланд), CFI (Франция), «А1 Jazeera Children Channel»№ (Катар), MDR (Германия), 2М (Марокко) халыкара телевизион каналларының даими партнеры булып тора. “Telmondis” компаниясенең гомуми максатлы аудиториясе бөтен дөнья буйлап 150 млн кешене тәшкил итә.
Компания Парижның Милли опера, Цюрих опера, Брюссель корольлек опера, Мариин, Зур театрлар белән, Лион милли опера, Парижның “Феникс” циркы һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә.