(KZN.RU, 14-нче март). Узган елда Казанда шәһәрне яшелләндерүгә юнәлдерелгән “Яшел рекорд” программасы үз нәтиҗәләрен бирде. Сезон дәвамында Татарстан башкаласында 48 мең агач утыртылды. Бу юнәлештә эш алга таба да дәвам итәчәк. Бу хакта бүген Казан шәһәре Думасының XXI сессиясендә Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр җитәкчелегенең 2012 елдагы эшчәнлеге буенча хисабында белдерде.
Сессия эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.
“2013 ел Россиядә һәм Татарстанда Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов барлык җирле хакимият органнарына паркларны торгызу һәм үстерү программаларын башкару һәм гамәлгә кую, төзекләндерү эшенә халыкны һәм предеприятие хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләсен куйды. Шуның белән бәйле 2012 елда шәһәрдә “Бердәм Россия”нең “Яшел рекорд” дип исемләнгән масштаблы партия проекты старт алган иде һәм эш барышында хакимият бизнес, иҗтимагый оешмалар һәм шәһәр халкын берләштерде. Акциядә 20 меңнән артык кеше катнашты, проектны тормышка ашыруда 200-дән артык бизнес вәкиле ярдәм күрсәтте”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Бер сезон дәвамында Казанда 48 меңнән артык агач, шулай ук 20 мең диярлек куак утыртылган. Нәтиҗәдә, шәһәрнең 1200 мәйданчыгы, шул исәптән 830 ишегалды яшелләндерелгән.
“Быел язын газон җәю, матур чәчәк ата торган куаклар утыру, 50 меңнән артык чәчәк утырту планлаштырыла, көзен исә агач утырту эше дәвам итәчәк. Шулай ук Универсиадага әзерлек кысаларында Казансу елгасының уң һәм сул якларын, Болакны төзекләндерү планлаштырыла”, - диде Татарстан башкаласы Мэры.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, шәһәрне яшелләндерү эшендә экология иҗтимагый советының булдырылуы сизелерлек нәтиҗә бирде. Аның составына Казанның эколог-галимнәре, табигатьне саклау хәрәкәтләренең активистлары керә.
“Бүгенге көндә экология иҗтимагый советының эгидасы астында яшеллекне бердәм табигый-экология картасына берләштерә торган яшелләндерүнең генераль схемасы эшләнә башлады. Шулай ук “зеленая перепись” эшен башлау планлаштырыла, ул исә үз эченә махсус теркәү һәм табигать объктларын юридик яктан саклау өчен яшел зоналарның тулы инвентаризациясен үз эченә ала. Совет эше нәтиҗәләренең берсе – агачларны кисүгә рөхсәт бирелүенең күп тапкырларга кимүе”, - дип нәтиҗә ясады Илсур Метшин.