Татарстан башкаласында эшсезлек дәрәҗәсе 90 еллардан соң булган вакыт дәвамында тарихи минимумга ирешә алды.
(KZN.RU, 14-нче март). Узган ел Казан өчен барлык күрсәткечләр буенча уңышлы булды. Бу хакта Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Казан шәһәре Думасының XXI сессиясендә җиткерде. Шәһәр башлыгы башкала җитәкчелегенең 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап тәкъдим итте. Сессия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, узган елда Казанда икътисадның ышанычлы үсеше төп казанышларның берсе булып тора. Аерым алганда, әлеге казанышлар “Казаньоргсинтез”, Казан вертолет заводы, “Нәфис Косметикс” кебек шәһәрнең төп сәнәгать предприятиеләре күрсәткечләренә бәйле.
“Хезмәт күрсәтү һәм сәүдә өлкәсе дә динамик темпта үсте. Бер ел эчендә Казанда кулланучылар базарының 26 яңа объекты куллануга тапшырылган, гамәлдә булган 44-е төзекләндерелгән. Нәтиҗәдә, сәүдә мәйданчыклары белән тәэмин ителеше буенча шәһәр Европа дәрәҗәсенә иреште – бер кеше исәбенә 1 кв.м сәүдә мәйданы туры килә. Фитнес-үзәкләр, медицина хезмәтләренә бер елда ихтыяҗ 1,5 тапкырга артты. Туризм өлкәсендәге әйләнешләр өч тапкыр артты”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Бу күрсәткечләр казанлыларның яшәү дәрәҗәсе үсүе турындагы статистика мәгълүматларын раслый. Шулай итеп, узган елда айлык хезмәт хакы 14%-ка арткан һәм 25950 сумны тәшкил иткән. “Укытучыларның һәм балалар бакчасында хезмәт итүче тәрбиячеләрнең хезмәт хаклары артуын да билгеләп үтәргә кирәк”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Татарстан башкаласында фәкыйрьләр санының даими рәвештә кимүе күзәтелә. Бүгенге көндә 20 мең казанлы яшәү минимумыннан түбәнрәк булган керем ала, бу исә бөтен халыкның 2% тәшкил итә. Чагыштыру өчен, Россия буенча бу күрсәткеч 12,5% тиң.
“Шәһәрнең уңышлы үсеш алуының төп шарты – арта торган инвестицияләр агымы. Бер ел эчендә Казанга 185 млрд сум кертелгән. Һичшиксез, төп инвестпроект булып Универсиада тора, аңа әзерлек Казанга 130 млрд сумнан артык инвестиция китерде. Шул ук вакытта дәүләтнекеннән соң шәхси керемнәр бара. Мисалга, кунакханә бизнесы. Бүгенге көндә Казанда мотель һәм хостелларны кертеп, 95 кунакханә бар. Алар 4700 мең номерга исәпләнгән. Ягъни, 2008 ел белән чагыштырганда номер фонды 1,8 тапкыр артты дигән сүз. Универсиадага тагын 22 кунакханә төзелә”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Илсур Метшин сүзләренә караганда, шәһәр үсешенә сизелерлек инвестицияләрне Татарстан Республикасы Президенты программалары да китергән. “Инженерлык һәм социаль инфраструктурага кертемнәр, шул исәптән, бюджет өлкәсенә дә нәтиҗә бирде. 2012 елда Казан территориясендә җыелган салымның күләме чиреккә арткан – 86 млрд сумга кадәр”, - диде шәһәр башлыгы.
Казан икътисади үсешенең тагын бер мөһим күрсәткече – шәһәрдәге эшсезлек күрсәткеченең кимүе. Бүгенге көндә Татарстан башкаласы Совет чорыннан соң булган вакыт дәвамында тарихи минимумга ирешә алды. Кризис чорында аның дәрәҗәсе 2,2 %-ка арткан, хәзерге вакытта 0,85% тәшкил итә. Шул ук вакытта бер эшсез кешегә 3-4 вакансия туры килә.
Казан Мэры сүзләренә караганда, эш тәкъдим итүчеләрнең күбесе кадрлар җитмәве проблемасына юлыга. Бу хакта шәһәр хуҗалыгы өлкәсе буенча да сүз йөртеп була, биредә йөртүчеләр, торак-коммуналь хуҗалыгы һәм төзекләндерү эшчеләре, төзүчеләр җитмәве ачык сизелә.
“Шуңа бәйле рәвештә Президентның аренда торагы төзү буенча яңа инициативасын гамәлгә кертүдән нәтиҗәләр көтелә. 2013 елда республикабыз ярдәме белән шәһәр күп фатирлы 6 йорт төзүгә тотына, биредәге хезмәт фатирлары шәһәр өчен дефицит һәм ихтыяҗлылык булган белгечлекләр буенча эшләүче хезмәткәрләргә биреләчәк”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы сүзләренә караганда, алдынгы шәһәрләр арасында квалификацияле кадрлар өчен конкуренцияне Казан ТР җитәкчелегенең кешелек потенциалын үстерү мәсьәләләре аркасында җиңәргә мөмкин. Аерым алганда, Татарстан башкаласында мәктәпләрне капиталь ремонтлау буенча масштаблы программа дәвам итә, уникаль IT-лицей ачылган, югары уку йортларының, бигрәк тә Казан (Идел буе) федераль университетының матди базасы яхшыртыла.