Сессия эшендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнаша.
(KZN.RU, 14-нче март). Хәзерге вакытта башкала Ратушасында Казан шәһәре Думасының Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендәге XXI сессиясе башланып китте.
Бүгенге сессия хисап тоту сессиясе булып санала, биредә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, шулай ук республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре катнаша.
Залда 50 депутатның 45-е утыра – карар кабул итәр өчен кворум бар. Депутатлар шәһәр Мэрының эшчәнлеге, Казан шәһәре Думасы, Башкарма комитет һәм Контроль-хисап палатасының 2012 елга исәп-хисапларын тыңлаячак. Сессиянең көн тәртибенә 12 мәсьәлә чыгарылган:
1.Казан шәһәре Мэрының 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап
2. Казан шәһәре Думасының 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап
3. Казан шәһәре Башкарма комитеты һәм аның Җитәкчесенең 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап
4. Контроль-хисап палатасының 2012 елдагы эшчәнлеге турында хисап
5. Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2013 елга һәм планлы чор 2014 һәм 2015 елларга бюджеты турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
6. Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль милкен 2011 елда һәм перспектива белән 2013 елга кадәр хосусыйлаштыру прогноз планы (программасы) турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
7. Җир биләмәләреннән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзү регламентлары зоналары картасына үзгәрешләр кертү турында
8. Казан шәһәре Думасының “Шәһәрне яшелләндерү турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
9. Биналарны, корылмаларның техник торышы һәм тиешле техник хезмәт күрсәтүне бәяләү максатыннан тикшерүнең тәртибе турында
10. Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәренең муниципаль бүләкләре турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
11. Казан шәһәре Думасының “Казан шәһәре муниципаль органы һәм җирле үзидарә органнарының муниципаль вазифаларын даими рәвештә алмаштырып торган затларга хезмәт хакы күләме һәм түләү шартлары турында”гы карарына үзгәрешләр кертү турында
12. Төрлесе