Илсур Метшинга “Уютный дом” идарәче компаниясе базасында гамәлгә ашырылган пилот проектын тәкъдим иттеләр.
(KZN.RU, 13-нче март). Бүген Казан Мэры Илсур Метшинга торак йортлардагы һәр фатирга куелачак мәгълүматны оператив рәвештә дистанцион җиткерә торган хисаплык җайланмаларын урнаштыру буенча эшләнгән пилот проектын тәкъдим иттеләр. Әлеге проект ярдәмендә “Уютный дом” идарәче компаниясе базасындагы тәҗрибәгә алынган өч йортта ОДН өчен исәп-хисапларны минимумга төшерергә ирешкәннәр.
Күчмә киңәшмәдә Казанның Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнары администрациясе башлыгы Тимур Алибаев, ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гиниятуллин, “Уютный дом” идарәче компаниясе генераль директоры Марат Нуриев, “Энерготехаудит” инженер үзәге” ҖЧҖ директоры Леонид Поленов катнаштылар.
Очрашуда Әмирхан пр., 8а, Воровский, 11 һәм Ямашев, 32 адреслары буенча
урнашкан өч йорт турында сүз барды, әлеге йортлардагы һәр фатирда мәгълүматны радиоешлык аша махсус җиһазландырылган диспетчерлык пунктына дистанцион җиткереп тора торган счетчиклар урнаштырылган.
Марат Нуриев сүзләренә караганда, система ресурсларны куллануны хисаплаганда киткән хаталардан качарга мөмкинлек бирә. Күрсәткеч берьюлы гомумйорт хисап җайланмасыннан һәм һәр фатирныкыннан да алына. Торакта яшәүчеләргә мәгълүматны җиткерү, идарәче компанияләргә шалтырату өчен вакытларын һәм көчләрен сарыф итәргә кирәк түгел, алынган мәгълүматларның дөреслеккә туры килмәве мөмкин түгел.
Система җирле “Кулибиннар” белән дә оператив рәвештә көрәшергә мөмкинлек бирә. “Шул рәвешле, диаграммада зур кулланылышлы фатирны күреп һәм шул урынга барып, без әлеге торак бинага яңа автостоянка ялгауларына тап булдык”, - дип мисал китерде идарәче компаниянең генераль директоры һәм тәртип бозу кыска вакыт эчендә юкка чыгарылганын да өстәде.
Леонид Поленов, үз чиратында, әлеге программа ярдәмендә теләсә кайсы вакыт аралыгында гомуми йорт исәпләүләрен белергә мөимкин булуын билгеләде – һәр фатир, һәр йорт, шулай ук гомуми йорт хисап җайланмасы аркылы кулланылышны да. Шул исәптән счетчик күрсәткечләрен дистанцион алу мөмкинлеге булган 3 йортта гомуми йорт ихтыяҗлары фатирныкыларына караганда 9%-тан артмый.
Марат Нуриев шулай ук хәзерге вакытта пилот йортларда электр счетчикларыннан тыш, кайнар һәм салкын судан куллануны билгели торган җайланмалар да куелуын хәбәр итте, аның күрсәткечләрен дә дистанцион карап булачак.
“Уютный дом” җитәкчесе билгеләп үткәнчә, аларның компаниясе карамагындагы 550 йортта подвалларда тишекләр һәм законсыз ялганулар юк икән. ОДН проблемасының төп сәбәпләренең берсе, аның фикеренчә, аңлы рәвештә түбәнәйтелгән счетчик күрсәткечләре, шулай ук кайбер намуссыз кешеләрнең ачыктан-ачык алдашулары. Йортларында счетчиклар куюдан баш тартып, норматив буенча түли торган милекчеләрнең фатирлары да чишелмәгән мәсьәләр рәтендә кала.
ТКХ комитеты рәисе Искәндәр Гиниятуллин фикеренчә, дистанцион счетчикларга күчкәнче идарәче компанияләр әзерлек эшләре үтәргә тиеш. Беренче адым – сигналны кабул итәрлек һәм эшкәртә ала торган диспетчерлык пунктлары булдыру.
“ОДН дәрәҗәсе шәһәрдәге уртача күрсәткечләрдән арттырылган йортлар да учетта тора. Идарәче компанияләр һәм район администрацияләре һәрбер фатир белән аерым эшләргә тиеш”, - дип искәртте Илсур Метшин. Милек хуҗалары үзләре дә әлеге эшкә кушылырга тиешлеген дә билгеләп үтте ул. “Яшәүчеләр бер-берсенә карата ихлас һәм намуслы булырга тиеш булган очрак бу. Счетчикны алдалап, алар үзләренең күршеләрен алдалавын аңларга тиеш”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.
Дистанцион счетчикларга килгәндә, тәҗрибә нәтиҗәләре якындагы айларда ясалачак. “Уютный дом” идарәче компаниясе аркылы алыначак мәгълүмат һәм саннар базасында әлеге проектны Казанның башка идарәче компанияләренә дә таратырга мөмкин булачак”, - дип йомгак ясады И.Метшин.