Казан Мэры Бөек Британия һәм Төньяк Ирландия эшләренең РФ-дәге вакытлыча вәкиле белән очрашты.
(KZN.RU, 12-нче март). Бүген Казан Мэры Илсур Метшин Бөек Британия Берләшкән Корольлеге һәм Төньяк Ирландия эшләренең Россия Федерациясендәге вакытлыча вәкиле Денис Киф белән очрашты. Очрашу Казан ратушасында узды.
Денис Киф Казанга икенче тапкыр килүен билгеләп узды. “Безнең шулай ук Универсиада-2013 Башкарма дирекциясе вәкилләре белән очрашу да планлаштырылган. Уеннарга әзерлекнең ни рәвешле баруы безгә бик кызык”, - диде Денис Киф. Үз чиратында Илсур Метшин Бөек Британия вәкилләренең һәр визиты Татарстан башкаласы җитәкчелеге өчен хөрмәт-шәрәф икәнен билгеләде.
“Бөек Британия – дөнья күләмендә әйдәп барган илләрнең берсе, ә Лондон – үзгә аурасы булган үзенчәлекле шәһәр. Универсиаданы бездә уздыру хокукын яулаган вакытта, Лондонда узган FISU (Халыкара студентлар спорты федерациясе) конференцияләрендә катнаштык. Алар безнең өчен уңышлы булды, шуңа да бездә бары тик якты хатирәләр генә калды”, - дип билгеләде Казан Мэры.
Шулай ук шәһәр башлыгы Олимпиада-2012 әзерлегенең төрле чараларда катнашулары вакытында Универсиада-2013 оештыру комитеты вәкилләренең зур тәҗрибә алуын билгеләде. “Онытылмаслык вакыйгага әйләнгән Олимпиаданы уңышлы үткәрүегез белән котлыйм. Оештыру комитеты алдында шактый күп мәсьәләләр тора, сез аларны уңышлы хәл иткәнсез. Лондон – дөньякүләм финанс һәм сәяси үзәкләренең берсе, Олимпиада көннәрендә шәһәрнең эшлекле тормышын бер генә секундка да туктатмадыгыз”, - диде Илсур Метшин.
Олимпиада-2012 узган хуҗа-шәһәр вәкиле буларак, Казанның шундый зур халыкара спорт форумы алдыннан нинди авырлыклар белән очрашуын яхшы аңлыйм, дип җавап бирде Денис Киф. Очрашу ахырында Илсур Метшин казанлыларның Универисадада югары нәтиҗәләре белән аерылып торган Бөек Британия җыелма командасының атлетларын зур түземсезлек белән көтүләрен белдерде. “Илегездән җитди состав килүен беләбез, рәхмәтебезне җиткерәбез. Җитди ярышташларсыз чөн көрәш булмаячак”, - дип белдерде Казан Мэры.