Яңартып торгызылганнан соң, данлыклы “Тверь” галерасы су сәяхәтләре өчен судно вазифасында кулланылырга мөмкин.
(KZN.RU, 12-нче март). Адмиралтия бистәсен яңартып төзү һәм үстерү проектын тормышка ашыру Казанның борынгы бер районына туристларны һәм инвестицияләрне җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Адмиралтия бистәсен яңартып торгызу турындагы концепция буенча фикер алышкан вакытта, якынлашып килә торган 2018 елда бистәнең 300 еллыгы инде берничә ел тупланып килә торган идеяләрне тормышка ашырырга тарихи мөмкинлек бирә, дип билгеләп үтте Казан Мэры. Яңартылган бистә Россия дәүләтчелеге һәм Казанның шанлы тарихында лаеклы һәйкәлләрнең берсе була ала.
Казан Мэры Илсур Метшин үткәргән киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты Җитәкчесе Алексей Песошин, шәһәрнең баш архитекторы Татьяна Прокофьева, ТР Президенты киңәшчесе Олеся Балтусова, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Башкарма комитет җитәкчесенең икътисад, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, “Иске шәһәр” территориясе префекты Линар Закиров, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе Ирек Фәттахов, Казанның Киров һәм Мәскәү районнары администрацияләре башлыгы Дамир Фәттахов, Казанның архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенең һәйкәлләрне саклау бүлеге башлыгы Ольга Авксентьева, КДАТУның “Шәһәр төзелеше” кафедрасы мөдире Александр Дебич, “Панбот” ҖЧҖ директоры Булат Якушев катнашты.
Киңәшмәгә Адмиралтия бистәсе территориясенә ясалган эшлекле сәфәр сәбәпче булган, биредә Мэр Киров һәм Мәскәү районнары администрациясе башлыгы һәм Казанның баш архитекторы белән булды.
“Әлеге районны яңадан торгызу һәрвакытта да “безнең теләкләр киштәсендә” ятты”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы территорияне карау вакытында. Казанда Адмиралтействога нигез салынуга 300 ел – моның белән җитди шөгыльләнер өчен менә дигән форсат. Әйе, әлегә финанс чыганаклары билгеләнмәгән, әмма Казанның яңа тарихы максатның мөһимлеген күрсәтә, юлны исә баручы гына ерып чыга ала”.
Киров һәм Мәскәү районнары башлыгы Дамир Фәттахов бүгенге көндә Адмиралтия бистәсендә өч “якорь” – Казан елгасы борынгы тамагының текә борылышы, Зилантов монастыре һәм яр буе – булуын җикерде, алар исә аны яңартып торгызу концепциясенә нигез булып тора.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, беренчеләрдән булып урап үтә торган юлда “безнең очышның чикләрен билгеләргә” һәм әлеге террияториядә төрле җирләрне кире кагу һәм чикләрне киңәйтүләрне тыярга кирәк. Моннан кала, Мэр баш архитекторга архитектор-студентлар арасында уздырыла торган Мэрның традицион гранты темасына конкурс биреме буларак әлеге территорияне үстерү темасын игълан итәргә кушты (узган елда Иске Татар бистәсе игълан ителгән кебек үк).
Исегезгә төшерәбез, Казанда Адмиралтия 1718 елда Петр I боерыгы белән нигезләнә һәм Зилантов Успенский монастыреның сөрелгән җирендә Казан елгасының сул як ярында урнаша. Соңрак биредә Адмиралтия бистәсе барлыкка килә. Петр заманыннан соң Россиядә Санкт-Петербургныкыннан соң икенче булып торган биредәге верфяда 400 хәрби судно төзелә.
Киңәшмәдә Мэр Президент киңәшчесеннән Адмиралтия бистәсен яңартып төзү концепциясен ничек күзаллавы турында сорады. “Беренче чиратта, минем фикеремчә, биредә паркны төзекләндерергә кирәк”, - диде Олеся Балтусова. Шулай ук ул биредәге территорияне үстерү берничә милек сорауларын да катлауландырачак, дип билгеләде.
КДАТУның “Шәһәр төзелеше” кафедрасы мөдире Александр Дебич, эшләнелә торган проектны тәкъдим иткәндә, Адмиралтия бистәсен яңартып торгызу сроклары 2030 елга кадәр хисапланганын да билгеләде. Аның фикеренчә, әлеге территориянең өстенлекләренең берсе шунда: Кремльгә якын урнашуы – туры линия буенча нибары 1800 метр. “Шәһәр белән элемтә булмауны” ул җитешсезлек буларак күрсәтте.
Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева хәбәр иткәнчә, апрель ахырына әлеге территорияне планировка проекты концепциясе әзер булачак. Ул яңа юллар, инженерлык челтәрләре, зоналаштыруны үз эченә ала. “Без шулай ук төзелешнең төп регламентларын да билгели алачакбыз”, - дип ачыклады Татьяна Прокофьева.
Карар чыгаруны таләп итә торган төп сораулар булып яңа насос станциясе һәм койма яңгыры җайланмалары системасын төзү, Казан елгасы үзәнен чистарту, шулай ук сәнәгать преприятиеләре өлешләрен чыгару тора. Хәзерге вакытта Адмиралтия бистәсе террияториясендә склад һәм башка төр биналар урнашкан, алар Казан вертолет заводы, “Сантезприбор” һәм башка предприятиеләр милкендә санала. “Минем фикеремчә, биредә стратегик, күчереп булмаслык берни дә юк”, - дип фикерен җиткерде Илсур Метшин.
Шәһәр башлыгы фикеренчә, яңартып торгызылачак территориянең планлаштыру проекты әзер булу белән, биредәге эре предприятиеләр белән сөйләшүләр уздырырга кирәк булачак, шулай ук инженерлык челтәрләре һәм коммуникацияләр белән бәйле булган сорауларны җентекләп карау сорала.
Адмиралтия бистәсенә туристларны җәлеп итүгә аерым игътибар бирелә. Шулай итеп, кораблар төзү тәҗрибәсе булган “Панбот” ҖЧҖ директоры Булат Якушев танылган “Тверь” галерасын торгызырга тәкъдим ясады, биредә 1767 елда император Екатерина II яраннары озата баруында Идел буенча сәяхәт кыла.
“Тверь” галерасы патша флотилиясенең флагман корабы була. Тарихи документлар буенча, император галерада Казан кремленең Тайницкая манарасына йөзеп килгән. Сәяхәттән соң “Тверь” Казан адмиралтиясенә карауга җибәрелә, бирегә ул элеккеге Журавлев казармалары территориясендә “Петрушкин разъезд” янында 1956 елга кадәр урнаштырыла. 1956 елда балалар шуклыгы белән тарихи судно эллинг белән янып бетә.
“Тверь”ны, Б.Якушев фикеренчә, туристлар өчен оештырылган елга сәяхәтләре өчен “йөри торган судно” итеп була. Моннан кала ул туристик транспорт флоты буларак кулланылачак “чын эш флотилиясен” булдырырга тәкъдим итте. Әлеге флот, Б.Якушев фикеренчә, Адмиралтиянең суднолар төзү һәм ремонтлауның яңартып төзелгән урынында тора алыр иде.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Казан Мэры проект буенча барлык фикерләрне берләштерергә һәм соңгы нәтиҗәне ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка җиткерергә тәкъдим итте. Моннан кала, ул Олеся Балтусовадан, республика башлыгының Киңәшчесе буларак, Адмиралтия бистәсен яңартып торгызу проекты белән, РФ бюджетыннан финанслау алу өчен, төрле федераль программаларда катнашу мөмкинлеген каравын сорады. “Әлеге максатлар өчен өч министрлыкның – Архитектура, төзелеш һәм ТКХ (яңа насос станциясен төзү өлешендә), шулай ук Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгы һәм Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы - потенциалын куллану зарур”.