ТР Президенты һәм Казан Мэры югары уку йортының профессор-укытучылар составы белән очраштылар.
(KZN.RU, 12-нче март). Булачак инженерларны мәктәп эскәмиясеннән үк әзерли башларга кирәк. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Туполев исемендәге Казан милли тикшеренү техник университетының (КНИТУ-КАИ) профессор-укытучылар составы белән очрашуда җиткерде. Очрашу кичә КНИТУ-КАИ 1-нче уку бинасындагы актлар залында узды. Чарада КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Альберт Гыйлметдинов, ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, Татарстан Республикасы эре предприятие җитәкчеләре катнашты.
КНИТУ-КАИ, Казан (Идел буе) федераль университеты һәм Казан милли тикшеренү технология университеты кебек үк, республиканың алдынгы югары уку йорты булып тора, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов. Мәгариф өлкәсендә әлеге өч югары уку йортлары – безнең локоматив, дип билгеләде ТР Президенты. Аның сүзләренчә, бүген инженер белгечлеген сайлаганнарның белем дәрәҗәсе югары булырга тиеш, димәк, укытуның да югары дәрәҗәдә булуы зарур. Булачак инженерларга башка төрле мөнәсәбәт булырга тиеш, дип саный Татарстан Президенты, мондый мөнәсәбәт формалаштыруны мәктәптән үк башларга кирәк.
Бүген Татарстан икътисадында ике “үсү ноктасы”, диде Рөстәм Миңнеханов, ул да булса - нефтехимия һәм нефть эшкәртү, машина төзелеше. Әлеге тармакларга югары квалификацияле белгечләр кирәк. Республика студентлары дөнья белем бирү системаларына интеграция булсын өчен, профессиональ белемне безнең илнең һәм чит илнең иң яхшы югары уку йортларында алырга тиешләр.
Татарстан Республикасы җитәкчелеге – читтән карап торучы түгел, без – югары уку йортының киләчәк үсешендә ярдәмчеләре, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов КНИТУ-КАИ коллективына. Үз чиратында Татарстан Президенты уку йортының мәнфәгатьләрен бөтен тармакларда да, шул исәптән эре сәнәгать предприятиеләре тармагында да якларга әзер булуын җиткерде.
Очрашу барышында КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы Альберт Гыйлметдинов югары уку йортының 2013-2015 еллардагы үсеш һәм перспективасы программасын тәкъдим итте. Ул шулай ук бүген уку йорты составына 8 институт, 82 кафедра, 57 фәнни-тикшеренү лабораториясе, 9 филиал һәм башкалар керүен җиткерде. КНИТУ-КАИда 17,8 мең студент белем ала.
Альберт Гыйлметдинов сүзләренә караганда, бүгенге көндә югары уку йорт составына Казан авиация-техника колледжын һәм 123-нче лицейны кертү турында сөйләшүләр алып барыла. Соңыннан КНИТУ-КАИ ректоры вазыйфаларын башкаручы дүрт яңа проект башкарылуы турында сәйләде. Шул рәвешле Герман-Россия яңа технологияләр институтын (ГРИНТ) оештыру турында сүз чыкты. Проектка DAAD (Германия академик алмашу хезмәте) һәм Россия Хөкүмәте ярдәм итә ала. Альберт Гыйлметдинов сүзләренчә, апрель аенда Ганноверда әлеге проектны башлау турында килешүгә кул куелачак. КНИТУ-КАИның икенче пректы – Икътисад югары мәктәбе белән (ВШЭ, Мәскәү) берлектә Инновацион бизнес югары мәктәбен ачу (ВШИБ). Өченче проект булып КНИТУ-КАИда Европа җәйге мәктәбенең филиалын ачу күздә тотыла. Альберт Гыйлметдинов тәкъдим иткән соңгы проект – «КАИ-парк» технология паркы булдыру, анда уку йортының бөтен станоклар паркы урнашачак. Аның фикеренчә, бу - Станок төзү үзәген булдыруның (Лазер сәнәгать технологияләре үзәген дә кертеп) беренче этабы. «КАИ-парк» базасында авиатөзелеш өлкәсе белгечләрен әзерләү һәм яңадан укытуны үтү мөмкинлеге булачак, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат үзәге.