Бүген көндез Казан урамнарында 542 юл эшчесе һәм 342 махсус техника берәмлеге эшли.
(KZN.RU, 11-нче март). Казан Мэры Илсур Метшин шәһәр хезмәтләренә һәм төзекләндерү предприятиеләренә тротуарларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртеп торуны махсус контрольдә тотарга кушты. Үзгәрүчән һава торышы һәм төнге һәм көндезге температуралар аерымлыгы нәтиҗәсендә тукталыш мәйданчыкларында, җәяүлеләр кичү юлында һәм тротуарларда иртән бозлавык барлыкка килә. Шәһәр башлыгы фикеренчә, мондый көннәрдә урам себерүчеләрнең тротуарларны вакытында комнар белән эшкәртүе аеруча мөһим.
Бүген эшлекле дүшәмбедә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Александр Лобов хәбәр иткәнчә, март аенда 13 мм явым-төшем булган, бу исә айлык норманың 46% дигән сүз. Барлык юллар да тиешле халәттә, хәзерге вакытта тротуарларны читстарту өстендә эш дәвам ителә.
“Узган атнада тәүлегенә уртача алганда 581 техника берәмлеге кулланылган дип исәпләнә, җәяүлеләр йөри торган тротуарны чистартуга 482 юл эшчесе һәм 8 махсус техника берәмлеге кулланылган”, - дип белдерде Александр Лобов.
Аның сүзләренә караганда, кышкы вакыт башланганнан бирле шәһәрдән 526 мең тонна кар чыгарылган, 54 мең тонна бозлавыкка каршы материал сарыф ителгән. Шул исәптән узган атнада гына да – 4-сеннән алып 11 мартка кадәр – шәһәр урамнарыннан 31 мең тонна кар чыгарылган.
Йорт янындагы территорияләрне чистартуга килгәндә, көн саен ишегалларын 1600 урам себерүче чистарта һәм 100 махсус техника берәмлеге кулланыла. Бу атнада җепшеклек вакытында каралты түбәләрен чистарту планлаштырыла. Узган атнада 370 түбә чистартылган, чистарту эшендә 120 кеше катнашкан.
“Узган еллардагы тәҗрибәләр күрсәткәнчә, мартның беренче декадасында кар күпләп ява, шуңа да шәһәр хезмәтләренә артык иркенәергә иртә әле. Тулы көчкә эшләргә әзер булырга кирәк – һава торышы бик тиз үзгәрүчән”, - дип билгеләде Мэр.
Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты мәгълүматларына караганда, узган тәүлектә, 10-нчы мартта, Казан урамнарын чистартуга 325 юл эшчесе чыккан һәм 490 махсус техника берәмлеге кулланылган, шул исәптән 117 катнаш юл машиналары (КЮМ), 61 “Бошунг” КЮМ, 114 трактор щеткасы, 16 грейдер, 55 фронталь картөягеч, 44 “Барсик” кечкенә кар төягече һәм 70 үзбушаткыч кулланылган. Юлның машиналар йөрү өлеше өчен 1292,4 тонна бозлавыкка каршы материал сарыф ителгән. Казан урамнарыннан 3600 тонна кар чыгарылган. Бүген көндез Казан урамнарында 542 юл эшчесе һәм 342 махсус техника берәмлеге эшли.