Илсур Метшин шәһәр хезмәтләрен бәйрәм көннәрендә эшләрен тагы көчәйтергә чакырды.
(KZN.RU, 11-нче март). Бүгеннән Масленица атнасы башланды – хритстианнарның олы постлары башланырга бер атна калып бара. Бүген эшлекле дүшәмбедә Мәдәният идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Абзалов хәбәр иткәнчә, кышны озату һәм язны каршы алу бәйрәмен шәһәрнең мәдәният учреждениеләрендә генә түгел, ачык мәйданчыкларда да билгеләп үтәчәкләр.
Мәсәлән, иртәгәдән ТР Милли музеенда Масленицага багышланган мәгърифәтчелек программасы старт ала. Музейга кышны озатырга килүчеләр элеккеге заманнарда әлеге бәйрәмне ничек үткәргәннәр, Масленицаның тарихы, бәйрәм атнасынның һәр көне ничек аталганлыгы һәм әлеге көннәр белән бәйле нинди сынамышлар булганлыгы турында белә алачаклар.
“Коймак атнасы” җанлы бәйрәм чаралары белән тәмамлана, алар исә 4 мәйданчыкта ял көннәрендә үтәчәк. Шулай итеп, шимбә 16 мартта театральләштерелгән концерт программалары Черек күл паркында (сәгать 12.00-дә башлана) һәм Северный поселогының Кутузов урамында урнашкан Мәдәният йорты янында (сәгать 13.00-дә башлана) планлаштырылган. Якшәмбе казанлыларны һәм шәһәребез кунакларын сәгать 10.00-дә Дәрвишләр бистәсендә һәм сәгать 11.00-дә Аккош күлендә көтәләр. Бәйрәмдә традицион сый коймак булачак, бәйрәм чаралары саламнан эшләнгән карачкыны яндыру белән төгәлләнә.
Шәһәр Мэры Илсур Метшин шәһәр хезмәтләрен масленица бәйрәме көннәрендә эшләрен тагы да көчәйтергә чакырды. Бигрәк тә бу медицина, полиция һәм төзекләндерү предприятиеләре хезмәткәрләренә кагыла. “Теләсә кайсы бәйрәм шәһәрдәге хезмәтләрдән эшләрендә аеруча уяу булуны сорый, башкалабыз тиешле тәртип белән тәэмин ителергә, барысы да оешкан төстә үтәргә тиеш”, - дип өстәде ул.