Казан хакимияте федераль җирләрне шәһәргә күчерү мөмкинлеге буенча Россия торак төзелеше фонды белән эшлекле сөйләшүләр алып бара.
(KZN.RU, 11-нче март). Май аенда Казанның күп балалы гаиләләре өчен Сокуры авылыннан җир участоклары бүлеп бирелә башлаячак. Бүген Казан Мэриясенең эшлекле дүшәмбесендә, Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитетының 2012 елгы эшчәнлегенә нәтиҗәләр ясап, комитетның җитәкчесе Ирек Фәттахов РФ Президентының күп балалы гаиләләргә җир бүлүне эшнең төп юнәлеше итеп алу турындагы карары тормышка ашырылуын җиткерде һәм, законнар җыелмасы таләбе буенча, карар чыккан көннән алып ел әйләнәсендә әлеге гаиләләргә җир участоклары вакытында бирелеп баруын билгеләп үтте.
“Бүгенге көнгә 4581 гариза алынган һәм 3966 гаилә җир алу хокукы булганнар исемлегенә кертелгән. Шушы вакыт эчендә участокларны сайлау буенча комиссиянең 100 утырышы үткән, бирегә 3875 гаилә чакырылган. Шулар арасында 1503 гаилә белән җир участоклары буенча мәсьәләләр тәгаенләнде, 1049 участок буенча тиешле карар кабул ителде”, - дип билгеләде Ирек Фәттахов.
Исегезгә төшерәбез, хәзерге вакытта күп балалы гаиләләр өчен Каймар бистәсеннән ерак түгел урнашкан әлеге проектка махсус сайланган авылның 300 га мәйданлы территориясендә җир участокларын бүлү бара. Әлеге мәйдан шәхси торак төзелеш өчен 1735 участокка бүленгән, социаль-мәдәни һәм инженер челтәр объектлары өчен 217 участок бүленгән, дип хәбәр итте И.Фәттахов.
Казан Мэры Илсур Метшин Сокуры авылында җирләрне тапшыруга бәйле әзерлек эшләре ничек баруы белән кызыксынды.
“Инвесторлар белән барлык сөйләшүләр дә тәмам. Без инде 166 га җир чикләрен бүлдек һәм аларны кадастр теркәвенә куйдык. ТР Министрлар Кабинеты тарафыннан әлеге җирләрне торак пунктлар статусына күчерү карары чыгарылды. Күп дигәндә ай ярым вакыттан соң без анда участокларны тарата башлаячакбыз”, - дип билгеләде Җир һәм милек мөнәсәбәтләре комитеты рәисе.
“Татарстан бүлеп бирелгән участоклар буенча алдынгы позицияләрне били. Безнең халык җитәкчелек тарафыннан бирелгән вәгъдәләрнең үтәлүенә ияләшеп бетте. Без шәһәрдәге күп балалы гаиләләр советы белән даими элемтәдә торабыз. Эшне тиешенчә оештыруыгызны һәм Сокурыда җирләрне өләшүгә күчүегезне сорыйм”, - дип ассызыклады Илсур Метшин.
Моннан кала, Казандагы күп балалы гаиләләрне алга таба җир участоклары белән тәэмин итү өчен, Россия торак төзелеше фонды белән дә федераль җирләрне шәһәргә мөмкинлеге буенча эшлекле сөйләшүләр алып барыла.