Әлеге сезонда подрядчы оешмаларга 2 миллион кв.метр территорияне төзекләндерергә кирәк.
(KZN.RU, 6-нчы март). Шәһәрнең юл объектлары төзелешендә эш алып барган подрядчы оешмалар төзекләндерү һәм территорияне яшелләндерү буенча график-планнарны тапшырырга тиеш. Универсиадага әзерлек штабы утырышында Казан Мэры Илсур Метшин бүген шундый бурыч куйды.
Киңәшмәдә беренче вице-мэр Иршат Минкин, Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, район башлыклары, подрядчы оешмалар, институт проектлары җитәкчеләре һәм башкалар катнашты.
Шәһәр башлыгы шуны искә төшерде: объектларда төзелеш эшләре тәмамлану белән үк, беренче планга төзекләндерү эшләре чыгачак. Шулай итеп, Зур Казан боҗрасы янында 505 мең кв.м территорияне төзекләндерү сорала. Универсиада кунаклар һәм катнашучылары маршруты буенча – 145 меңне. С.Хәким, Адоратский, Болотников, Фрунзе урамнары, Әмирхан проспекты, Оренбург тракты, метрополитен станцияләре янындагы территорияләрне төзекләндерү зарур.
Шәһәрдә төзелеш эшләренең күп өлешен башкара торган “Казан” подрядчы оешмасына гына да 1 миллион кв. метр тирәсе территорияне төзекләндерергә һәм яшелләндерергә кирәк булачак.
Бу Ленин дамбасы, Меңьеллык мәйданы, Тихомирнов урамы буенча автоюл (Оренбург трактыннан Пушкин урамына кадәр), Спортның су төрләре үзәге, Универсиады паркы зоналары (футбол стадионы һәм өченче транспорт дамбасы арасында), шулай ук Казансу яры. Мэр сүзләренә караганда, шәһәрдә барлыгы 2 миллион кв.метр территорияне төзекләндерергә кирәк.
Илсур Метшин подрядчыларны “Горводзеленхоз” МУП һәм Казанның башка төзекләндерү преприятиеләре ярдәменә өметләнмәскә чакырды, чөнки аларның 3 сменалы эш графигы Универсиаданың рәсми старт алу көненә -2013 елның 6 июленә кадәр төзелгән. “Сез төзелеш эшләрен төгәлләгәч, нинди көчләр белән төзекләндерү эшен башкару турында уйларга һәм карар кабул итәргә тиеш”, - диде шәһәр башлыгы подрядчыларга мөрәҗәгать итеп.
Ул шулай ук Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, шулай ук күрше төбәкләрдәге предприятиеләрдәге белгечләргә мөрәҗәгать итәргә мөмкин булуын билгеләп үтте. “Барлык подрядчылар да төзекләндерү эшләре кайсы объектларда кайчан, кайсы срокка һәм нинди көчләр белән башкарылырга тиешлеген төгәл белергә тиешләр”, - дип ассызыклады Мэр.
“Беренчедән, бу эшләрне башкару срогы үтәлергә тиеш, икенчедән, сыйфатлы һәм матур башкару зарур. Безгә беркем дә “коры” юл чишеле өчен рәхмәт әйтмәячәк. “Тырышырбыз һәм оештырырбыз дигән җавап белән котылып булмаячак”, - диде шәһәр мэры.
Бүгенге утырышта Танк боҗрасы, Әмирхан-Чистай, Эсперанто-Тихомирнов, Зур Казан боҗрасы, Ленин дамбасы һәм башка объект чишелешләрендәге төзелеш эшләре барышы буенча фикер алыштылар.