Илсур Метшин участок полицияләренең эшләү шартлары белән танышты.
(KZN.RU, 6-нчы март). Соңгы ике ел эчендә Казанда 50-дән артык хокук-тәртип саклау җәмәгать пункты ремонтланган. Башкаладагы участок полицияләре хезмәткәрләренең эшчәнлеге күпмедер дәрәҗәдә яхшы якка үзгәрде, бу юнәлештәге эш киләчәктә дә дәвамлы булачак. Бу хакта бүген шәһәрнең хокук-тәртип саклау җәмәгать пунктларын карау барышында Казан шәһәре Мэры Илсур Метшин җиткерде.
Шәһәр башлыгы белән берлектә Казанның хокук-тәртип саклау җәмәгать пунктларын карауда ТР буенча Эчке эшләр министры Артем Хохорин, РФ ЭЭМ идарәсенең Казан шәһәре буенча җитәкчесе Валерий Красильников, шәһәр районнары администрация башлыклары да катнашты.
Бүгенге көндә Татарстан башкаласында 88 хокук-тәртип саклау пункты эшли. Яңа Савин һәм Авиатөзелеш районнарында 21 пункт бар, Идел буе һәм Вахитов районнарында – 25, Киров һәм Мәскәү районнарында – 22, Советлар районында – 20. Казанда яңа төзелешләр барлыкка килү белән, шәһәрдә тагы 11 хокук-тәртип саклау җәмәгать пункты оешмаларына зарурлык туды.
Илсур Метшин һәм Артем Хохорин – Чуйков, 67 һәм Зур Кызыл, 1Б адресы буенча урнашкан пунктларны карадылар.
Шәһәрнең күпчелек хокук-тәртип саклау җәмәгать пунктлары әле күптән түгел генә эшкә яраклы хәлдә түгел иделәр. 2012 ел башына Казанда 12 хокук-тәртип саклау җәмәгать пункты тулаем тиешле халәткә китерелде. Икесендә район администрацияләре ярдәме белән ремонт үткәрелде, Кутузов урамы, 17 адресы буенча урнашкан хокук-тәртип саклау җәмәгать пунктын тиешле халәткә китерергә Казан вертолет заводы зур ярдәм күрсәтте. Калган хокук-тәртип саклау җәмәгать пунктлары тиешле таләпләргә җавап бирми иделәр. Шуңа бәйле рәвештә узган елның җәендә ТР Эчке эшләр министры һәм Казан Мэры катнашлыгындагы киңәшмәдә әлеге проблема фикер алушуның төп мәсьәләсенә әйләнде.
Кабул ителгән карарлар нәтиҗәсендә Казанның “ФОН” ҖЧҖ, “Татэлектромонтаж” ААҖ һәм “Доманд” ҖЧҖ кебек эре төзелеш оешмалары 38 хокук-тәртип саклау җәмәгать пунктында ремонт үткәрделәр. “Иске шәһәр” префектурасы көче белән Татарстан, 49 адресы буенча урнашкан хокук-тәртип саклау җәмәгать пункты ремонтланды. Хәзерге вакытта әлеге пунктларга мебель китерелгән, эш урыннары барлык кирәк булган техника белән тәэмин ителгән.
Шулай итеп, Казанда хәзерге вакытта 57 хокук-тәртип саклау җәмәгать пунктлары мөһим булган төп таләпләргә туры килә.
Илсур Метшин участок полицияләреннән күбрәк нинди төр шикаятьләр белән очрашырга туры килүләре турында кызыксынды. Полиция хезтмәткәрләре тормыш-көнкүрештәге мәсьәләләргә кагылышлылары иң күпчелеге булуын җиткерделәр.
“Минем мәгълүматлар буенча, елның башыннан алып кына участок полицияләренә 900-дән артык мөрәҗәгать килгән. Бу исә халыкның полиция хезмәткәрләренә ышаныч белдерә башлавы турында сөйли”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Артем Хохорин әлеге мәгълүматны раслады һәм ТР буенча ЭЭМ микрорайонда яшәүче һәр кеше үзенең участок полициясен белергә тиешлеген максат итеп куюын җиткерде, бу исә полиция һәм җәмәгатьчелек арасындагы элемтәне җайлаштыруга китерәчәк.
Әлеге юнәлештә төп таяныч җәмәгать куркынычсызлыгы комиссарларының отрядларына төшә. Комиссарлар куркынычсызлык мәсьәләләре буенча микрорайонның барлык оешмалары һәм предприятиеләре белән хезмәттәшлек итәргә, шулай ук кешеләрне территорияләрне саклый торган ихтыяри оешуга берләштерергә тиеш.
Илсур Метшин әлеге идеянең Казан депутатлары тарафыннан расланганлыгы һәм хәзерге вакытта ТР Хәкүмәтендә тикшерелүе турында искә төшерде.
Валерий Красильников җиткергәнчә, эш шартларын яхшы якка үзгәртүдән тыш, Казанда участок полицияләренең финанс яктан стимулларын арттыру системасы да эшләнгән. “Яхшы күрсәткечләр өчен өстәмә түләүләрнең күләме хезмәт хакының 100%-на кадәр җитә”, - дип җиткерде РФ ЭЭМИ-нең Казан буенча җитәкчесе.
Моннан кала, Казанның барлык участок полицияләре үзләренең микрорайоннарында яшәүче халык алдында хисап тотачак. Полиция хезмәткәрләре казанлылар белән елның 2-нче кварталында очраша башлаячак.