Юбиляр Мэрны “Россия Федерациясе геройлары” китабы белән таныштырды.
(KZN.RU, 6-нчы март). Казан Мэры Илсур Метшин бүген Социалистик Хезмәт Герое, "Татарстан Геройлары" иҗтимагый оешмасы рәисе, техник фәннәр кандидаты, галим, Россия академиясенең хәрби фәннәр әгъза-мөхбире, почетлы гражданин Илдус Мостюковны 85 яшьлек юбилее белән котлады.
Шәһәр башлыгы юбилярга чәчәк бәйләме һәм 2013 елгы Универсиадада күрсәтеләчәк барлык спорт төрләренең рәсемнәре төшкән касә формасындагы кубок бүләк итте. “Сез, ихтирамлы яшьтә булуыгызга карамастан, физик халәтегез артыннан һәрвакытта да күзәтеп торасыз, алдагы көннәрегездә дә сезгә сәламәтлек һәм яшәү дәрте телибез. Балаларыгыз һәм оныкларыгызның рәхәтен күрергә язсын”, - дип теләкләрен җиткерде шәһәр башлыгы.
Илдус Мостюков илнең "свой-чужой" дәүләт радиолокация тануының бердәм гомумгаскәр системасының генераль конструкторы булып эшләгән, әлеге система 30 елдан артык вакыт эчендә корал буларак үз вазыйфасын һаман да әле үти. Бу хезмәте өчен юбиляр Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була.
Хәзерге вакытта Илдус Шәйхелислам улы "Радиоэлектроника" ФППЦны җитәкли, фәнни эш белән шөгыльләнүен дәвам итә, “Татарстан геройлары” республика иҗтимагый оешмасының рәисе булып тора.
Илсур Метшин актив тормыш позициясе, яшьләр белән эшчәнлеге өчен Илдус Мостюковка рәхмәтен җиткерде. “Сез безгә һәрвакыт ярдәм итәсез, шуның өчен рәхмәт сезгә”, - дип ассызыклады Мэр.
Юбиляр үз чиратында Мэрны “Татарстан геройлары” оешмасы тарафыннан чыгарылган “Россия Федерациясе геройлары” китабы белән таныштырды. Илдус Мостюков сүзләренә караганда, китапка соңгы 25 ел эчендә хәрби батырлыклары белән дан алган кешеләр турында хикәяләр кергән. Басма барлыгы 52 легендар исемне үз эченә алган, шул исәптән Танк, Суворов училищелары һәм Казан дәүләт техник университеты чыгарылыш студентларыннан булган 12 татарстанлыны да.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, И.Мостюков радиоэлектрон танып-белү системаларының теория һәм практикасына зур өлеш кертте, институтның фәнни-техник советы эшчәнлеге белән югары дәрәҗәдә җитәкчелек итте. 100-дән артык фәнни эшләре, шул исәптән уйлап табылган әйберләре өчен 24 авторлык таныклыгы бар.
Бүген юбилярны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады. Оборона сәнәгатенә керткән шәхси өлеше өчен юбилярга "Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе” күкрәк тамгасы тапшырды.