Казан Башкарма комитетында кунакларга күрсәтелә торган беренче линиядәге объектлар буенча фикер алыштылар.
(KZN.RU, 5-нче март). Казанның кунакларны каршы ала торган беренче линиясендә урнашкан объект милекчеләре белән эш яңа форматка күчә. Махсус комиссия тарафыннан булдырылган күрсәтү кырына капиталь төзелеш һәм реконструкция бара торган корылмалар гына түгел, эстетик кыяфәткә китерелергә тиешле барлык объектлар да керә. Бу хакта Казан Мэры Илсур Метшин җитәкчелегендәге комиссия утырышы кысаларында хәбәр ителде.
“Театр элгечтән башланган сыман, шәһәр дә сезнең объектлардан башлана, - дип мөрәҗәгать итте шәһәр башлыгы милекчеләргә. – Тәртип урнаштыру эшләре төрлечә бара, әмма ул бик мөһим, безнең икенче тапкыр беренче тәэсирне булдыру мөмкинлеге булмаячак”.
Тулаем алганда, бүгенге көндә 142 объектта эш тәмамланган һәм кунакларны кабул итү зоналарында урнашкан 163 объектта актив эш дәвам ителә. Беренче чиратта Универсиада Авылы – Оренбург тракты – Павлюхин урамнары өлешләрендәге объектларның торышы буенча фикер алышынды.
Киңәшмәдә Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең 2013 елдагы Универсиадага әзерлек һәм аны үткәрү мәсьәләләре буенча урынбасары Руслан Шакиров, Казан башкарма комитетының структур бүлекчәләре җитәкчеләре һәм объект хуҗалары катнашты.
Руслан Шакиров билгеләп үткәнчә, милекчеләргә булган төп кисәтүләр – килешенмәгән фасад карарлары, тәмамланмаган төзелеш, рекламаларның тәртипсез урнаштырылулары, каралмаган территорияләр, шулай ук тулаем алганда объектның эстетик булмаган күренеше.
Мәсәлән, Җиңү проспектындагы студент кампусыннан ерак түгел урнашкан автостоянка террияториясендә тәртип урнаштыру сорала. Биредә коймаларны алмаштырырга, асылынып төшкән электр чыбыкларын алырга һәм яшелләндерү өстендә эшләргә кирәк. “ВосходГАЗтехобслуживание” ҖЧҖ – муниципаль милегендәге җирне арендалаучы һәм автостоянка хуҗасы.
Илсур Метшин Башкарма комитет – үзләренең объектларын тиешле таләпләргә яраклаштырырга теләмәгән эшкә салкын караучы арендаторлар белән килешүләрне дәвам итәргә җыенмаганлыгын да искә төшерде.
“Магнит” сәүдә челтәре тарафыннан арендалана торган Ак.Парин,22 адресы буенча урнашкан объект милекчесенә – “Техногаз” ҖЧҖ адресына расланган фасад күренеше булмавы аркасында кисәтү ясалды. Бүгенге көндәге фасад күренеше дә замана таләпләренә җавап бирми.
Икенче мисал – Павлюхин урамы, 108 адресы буенча күпфатирлы йортның беренче катында урнашкан “Аллея роз” чәчәк кибете. Аның хуҗасы Рим Мензелеевка керү төркемен ремонтлау һәм рекламаны тәртипләү бурычы куелды.
Җәйгә кадәр төзелешне тәмамларга кирәк булган объектлар рәтенә Җиңү проспекты, 18б (М.Р.Булатов милеге) һәм Мәүләтов, 33 (С.Ф.Хамадишин) корылмалары да керә.
Икенче мәсьәлә – санкцияләнмәгән киоскларны демонтажлау. Аерым алганда, “Автоград” (Җиңү проспекты урамы буенча 18б йорты янәшәсендәге) киоскын, Эсперанто-Шаляпин һәм Ротор-Халев урамнары киселешендәге ларекларны алып атарга кирәк. “Экспресс Печать” киоскы (Җиңү проспекты, 18 янындагы) инде демонтажланган, дип җиткерде компания вәкиле.
Казан Мэры милекчеләрне шәһәр хакимияте теләсә кайсы четерекле сорауны да чишәргә әзер, дип ышандырды. Шуның өчен дә җаваплы шәһәр структураларына – Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсенә, Тышкы реклама идарәсенә, Административ-техник инспекциягә, район башлыкларына һәм башкаларга – объект хуҗалары белән эшне көчәйтергә йөкләнелде. “Бергә җыелыгыз да теге яисә бу йортның, күрше объектларның милекчеләрен чакырыгыз. Карарлар бер җирдә кабул ителүе мөһим, биредә белгечләр аларны шунда ук раслаячак, милекчеләргә аерым-аерым йөрергә дә һәм чиратларда торырга да туры килмәячәк”, - дип билгеләде Илсур Метшин.
Шул исәптән шәһәр башлыгы әлеге эшне башкаруга төгәл сроклар куйды. “Берничә йортны эшләдегез – нәрсә эшләнгәнлеген карыйбыз. Әгәр эшләнмәсә, сәбәпләрен аңлатырга туры киләчәк. Әмма барлык карар һәм килешүләрне кабул итәргә безнең бары тик март ае гына бар”, - диде Илсур Метшин.
Объект хуҗалары, үз чиратларында, җитешсезлекләрне бетерү өстендә эшләргә һәм килешенгән вакытка проблемаларны чишәргә сүз бирделәр. Киңәшмә нәтиҗәләре буенча аларның һәркайсы белән хезмәттәшлек турында килешү төзелде, килешүдә Казан Башкарма комитеты һәм милекчеләрнең үзара уртак йөкләмәләре язылган.