9 октябрьдән Казан шәһәре Мэрының исемле стипендияләрен бирү максатыннан уздырыла торган фәнни-тикшеренү һәм фәнни-гамәли эшләр бәйгесендә катнашуга гаризалар кабул ителә башлый. Конкурста югары һәм һөнәри уку йортлары студентлары, аспирантлар, ординаторлар катнаша ала. Бу хакта бүген аппарат киңәшмәсендә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина хәбәр итте.
Казан мэры Илсур Метшин студентларны бәйгедә катнашырга чакырды.
«Исемле стипендияләр – сәләтле яшьләргә ярдәм итүнең мөһим бер механизмы. Без яшьләрдән шәһәр хуҗалыгын яхшырту буенча файдалы тәкъдимнәр ишетәбез. Мин аларны әлеге бәйгедә катнашырга чакырам. Без һәр эшне җентекләп тикшерәбез, фикер алышабыз, һәм мондый әңгәмәләр вакытында безнең белән бергә Казанны яхшыртырга сәләтле булдыклы яшьләребезне ачыкларга тырышабыз», – диде Илсур Метшин.
Бәйге берничә этапта уздырыла. Катнашучылар эшләрен электрон форматта 29 октябрьгә кадәр җибәрергә тиеш. Гаризаларның конкурс турындагы нигезләмәгә туры килү-килмәве тикшерелгәннән соң, сайлап алынган катнашучылар үз проектларын эксперт комиссиясе каршында яклаячак. Проектны урынга килеп яклау агымдагы елның декабрь башына планлаштырыла.
Бәйге Казан студентларына үз тәкъдимнәрен гамәлгә ашыру һәм түбәндәге төп биш фәнни юнәлештә: табигый һәм медицина фәннәре; техник һәм авыл хуҗалыгы фәннәре; социаль фәннәр; гуманитар фәннәр; шулай ук яшьләр сәясәте буенча ярдәм алу мөмкинлеге бирә. «Бу үз эшләнмәләреңне тәкъдим итүнең, танылу һәм матди бүләк алуның уңышлы очрагы, шулай ук Татарстан башкаласы үсешенә шәхси өлеш кертү өчен бик яхшы мөмкинлек», - дип билгеләп үтте Алия Заһидуллина.
Бәйгедә катнашу өчен гаризалар яшьләр сәясәте өлкәсендә «Россия яшьләре» федераль дәүләт автоматлаштырылган мәгълүмат системасы аша кабул ителә. Конкурс йомгаклары буенча иң яхшы 38 эшне тәкъдим итүчегә исемле стипендия билгеләнәчәк. Аспирантларга һәм ординаторларга 50 мең сум, югары уку йортлары һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләре студентларына 35 мең сум, һөнәри белем бирү учреждениеләре студентларына 30 мең сум акчалата бүләк тапшырылачак.
Конкурста җиңүчеләр исемле стипендияләр тапшыру тантанасына чакырылачак. Казан шәһәре мэры, югары уку йортлары ректорлары һәм дәрәҗәле кунаклар катнашындагы чара декабрь уртасында Казан Ратушасында узачак.
Узган ел конкурска 200 дән артык гариза кабул ителгән, 38 студентка һәм аспирантка исемле стипендия бирелгән. Иң күп гаризалар Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетыннан алынган.
Әлеге бәйге уздырылу барышында 700 дән артык яшь буын вәкиле исемле стипендиягә ия булган.