Ягып җылыту сезоны башланганнан соң Казанда 6021 йортның 6016 сы һәм барлык 876 социаль учреждение җылылык белән тәэмин ителгән. Шәһәр мэры Илсур Метшин калган күпфатирлы йортларга җылылык бирү эшендә ярдәм итәргә һәм контрольдә тотарга кушты.
«Бездә йорт өчен җавап бирә торган зур булмаган идарәче компанияләргә, ягъни торак милекчеләре ширкәтенә карата мөрәҗәгатьләр бар. Район администрацияләре башлыкларыннан, торак-коммуналь хуҗалыгы комитетыннан бу мәсьәләләрне чишүдә ярдәм итүләрен сорыйм. Идарәче оешмамы ул, әллә торак милекчеләре ширкәтеме – кешеләргә алай ук мөһим түгел. Алар барысы да безнең өчен бертигез дәрәҗәдә хөрмәткә лаек Казан кешеләре. Шуңа күрә, әйдәгез, кемнеңдер гаебе белән артта бара торган торак милекчеләре ширкәтенең эшен җайга салуга игътибарыбызны юнәлтик, көчтән килгәннең барын да эшлик», - дип фикерен белдерде шәһәр башлыгы Илсур Метшин.
Ягулык сезоны барышы турында Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин сөйләде.
Беренче атнада 6021 йортның 6016 сы җылылык белән тәэмин ителгән. Киров һәм Мәскәү районнарында урнашкан күпфатирлы биш йортта якындагы бер-ике көн эчендә җылыту системасы эшли башларга тиеш. Моннан тыш, Совет районында җылылык җибәрелгәннән соң, челтәрләрдәге җитешсезлекләрне бетерү максатыннан өч йортта җылылык бирү вакытлыча туктатылган. Төзекләндерү эшләре бүген тәмамланыр дип көтелә.
Хәзерге вакытта социаль өлкәнең барлык 876 учреждениесе дә җылылык белән тәэмин ителгән.
«Татэнерго» акционерлык җәмгыятенең «Савиново», «Азино», «Горки» район котельнялары тулы көченә эшли башлаган. «Казэнерго» акционерлык җәмгыятенең 126 котельнясы һәм шулай ук 58 ведомство котельнясы шәһәр халкын җылылык белән тәэмин итә. Котельняларның барысына да тикшерү актлары һәм әзерлек паспортлары бирелгән.
«Шәһәр халкыннан йорт челтәрләрендә җылылык чыганакларының гадәти циркуляциясен торгызу хакында гаризалар килә. Торак оешмалары әлеге мөрәҗәгатьләрне тиз арада хәл итәргә тиеш. Гадәттә, мондый эшләргә ике атнага якын вакыт кирәк. Торак-коммуналь хуҗалыгы комитетыннан, район администрациясеннән әлеге мәсьәләне контрольдә тотуларын сорыйм», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Җылылык сезоны башланганнан соң фатир яки өй җылынмаса, радиатордан су ага башласа яки җылылык белән бәйле башка катлаулы очраклар килеп чыкса «Ачык Казан» системасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моннан тыш, шәһәр халкының «Моя Казань» хезмәтенә, «Җылылык җибәрү» дип аталган системага гариза юллау мөмкинлеге бар. Шулай ук мөрәҗәгатьне +7(843)222-72-22 телефон номеры аша Казан мэриясенең колл-үзәгенә җиткерергә була. Линияләр сәгать 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли, төнлә гаризаларны робот кабул итә. Авария хакындагы гаризалар тәүлек буе кабул ителә.
Исегезгә төшерәбез, бу елны ягып җылыту сезоны Казан Мэры йөкләмәсе буенча 29 сентябрьдә башланып китте.