Тулай торак бүлмәләренә бераз гына косметик ремонт үткәрү сорала.
(KZN.RU, 1-нче март). Татарстан башкаласы Мэры Илсур Метшин Универсиада Авылы объектларының XXVII җәйге студент Уеннары үткәрү көннәрендә кунакларны һәм спортчыларны кабул ителеше әзерлеге белән танышты.
Эшлекле киңәшмәдә Башкарма комитет Җитәкчесенең шәһәр төзелеше сәясәте мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов, Универсиада Авылы мэры Фәрит Габделганиев, Капиталь төзелеш һәм реконструкция идарәсе башлыгы Илгиз Латыйпов та катнашты.
Шәһәр башлыгы студент авылының торак корпусларын карады, янындагы территория белән танышты, шулай ук ашханәдә, хәзерге вакытта чит ил студентлары яшәүче тулай торакның бүлмәләрендә һәм IT-лицейның интернатында булды.
Универсиада Авылының ачык мәйданындагы төп керү урынында хәзерге вакытта чаңгы, тимераяк, җәйге чорда – ролик һәм велосипедларны прокатка бирү пунктлары эшли. Уеннар вакытында әлеге киңлек lounge-зонага әйләнәчәк, биредә мәдәни Универсиаданың артист-катнашучылары өчен киенү бүлмәсе булачак.
Илсур Метшин билгеләп үткәнчә, Универсиада авылы җитәкчелеге студентлар арасында әһәмиятле, шул исәптән тәрбияви эш башкарган: “Үзләренең вакытлы йортларына сакчыл мөнәсәбәт күрсәткәннәре һәм бүлмәләрне яхшы хәлдә саклаганнары өчен студентларга рәхмәт”. Фәрит Габделганиев сүзләренә караганда, тулай торакта катгый таләп урнаштырылган. “Елына бездә 720-дән артык спорт чарасы үтә, ягъни көненә 2 чара туры килә, шуңа да бүлмәрендә эшсезлектән интегеп утырырга яшьләрнең вакыты юк”, - дип билгеләде Авыл мэры.
Студент авылын 3 ел дәвамында эксплуатацияләү чорында торак корпуслар яхшы хәлдә сакланган, студентлар яши торган күпчелек бүлмәләрдә чисталык һәм тәртип күзәтелә. Шулай да кайбер биналарга вак косметик ремонт үткәрү дә комачау итми: кайдадыр стеналарны буярга, кайдадыр душ бүлмәләрендәге су аккан җирләрне яңартырга, кайдадыр кергәндәге ишек яңакларын төзәтергә кирәк.
”Безгә әлеге эшне Универсиада башлануга кадәр калган вакыт эчендә бетерергә кирәк. Кунакларны кабул итү вакытында барысы да тиешле сыйфатта булырга тиеш”, - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.