ЮХИДИ ярышларның катнашучылары маршрутлары буенча урнашкан һәрбер юл киселешендә диярлек 500-ләп юл-патруль станциясе постлары куярга планлаштыра.
Юл билгеләреннән тыш 28 светофор урнаштырылачак, шуларның 2-се Универсиада объектлары янында транспорт һәм җәяүлеләрнең интенсив хәрәкәте булган урыннарда булачак.
Шәһәрнең 44 урамында юлның уң кырый полосасы маршрут транспорт чаралары өчен бүлеп биреләчәк. Шуларның 41-е Универсиаданың төп һәм запас маршрутларына туры килә. Рөстәм Ибраһимов шуны да искә төшерде: ярышлар уздырылган вакытта 12 махсус парковка һәм 78 автостоянка эшләячәк.
Универсиада чорында юл иминлеген 2 меңнән артык Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре тәэмин итәчәк. Аерым алганда, “Казан-Арена” стадионы янында гына оештыру һәм тәртипкә салу гамәлләрен тормышка ашыру өчен 30 юл-патруль станциясе посты эшләячәк. Гомумән, аларның саны 500-ләп булачак, бу исә, Р.Ибраһимов ассызыклаганча, Универсиаданың клиентлар төркеме маршрутлары буенча булган барлык юл киселеше урыннарын күзәтергә мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, Уеннар үткәрелү вакытында шәһәрдә эшли торган эвакуаторлар санын өчләтә арттыру планлаштырыла: хәзерге 10-12-дән, кимендә 30-га кадәр. Бу – төп магистральләрне дөрес калдырылмаган автомобильләрдән бушатырга ярдәм итә торган гамәл.
Тулаем алганда, доклад ясаучы билгеләп узганча, шәһәр урам-юл челтәренең уртак җитешсезлеге булып Универсиада машрутлары буенча юл тамгасы булмавын тора. “Тамганы яхшы материал белән төшерү зарур, бигрәк тә автобус полосалары буенча, озак хезмәт итәрлек итеп”, - дип өстәде ул.
Язын сыйфатлы юл тамгасы төшерү шәһәр һәм республика хакимиятенең уртак бурычы булып тора. Илсур Метшин билгеләп узганча, сыйфатлы юл тамгасы – вакыт мәсьәләсе генә түгел, куркынычсызлык та. “Яңа чишелешләргә, юлларга һәм җәяүлеләр юлларына миллиардлар тотабыз, яхшы юл тамгасына да акча табу зарур”, - дип ассызыклады ул.
Студентлар Уеннары вакытында хәрәкәтне оештыру турында сөйләгәндә, Рөстәм Ибраһимов Универсиаданы үткәрү вакытында ярышларда катнашучыларны җәмәгать транспорты өчен билгеләнгән, аерып бирелгән полосалар буенча йөртәчәкләрен кабат искә төшереп узды. Хәрәкәт гадәти режимда булачак, юлларны ябып тору каралмаган. Юлларны вакытлыча ябып тору бары тик Универсиаданы ачу һәм ябу көннәрендә планлаштырылган. Шул ук вакытта хәрәкәтне чикләү бары Җиңү проспектына кагылачак: аэропорттан “Казан-Арена” стадионына таба һәм кире юнәлештә. Җиңү проспекты белән кисешкән урамнарда хәрәкәт ачык кала, дип ышандырды Казанның ЮХИДИ башлыгы.
“Универсиада көннәрендә юл ябу һәм шәхси, транспорт хәрәкәтне катлауландыру булмаячак. Барлык транспорт логистикасы спорт корылмаларына кадәр мөмкин булганча уңайлы булуына юнәлдерелгән, әмма шул ук вакытта казанлылар һәм шәһәр кунаклары өчен проблема булырга тиеш түгел. Барысы да шуның өчен эшләнә”, - дип ассызыклады Мэр.