45 мең тамашачыны “Kazan-арена” стадионына илтергә автобус-шаттллар ярдәм итәчәк.
(KZN.RU, 28-нче февраль). Бүген шәһәрнең Универсиадага әзерлек штабы утырышында Казан Мэры Илсур Метшинга беренче тапкыр булачак Универсиаданың иң масштаблы вакыйгалары – ачылу һәм ябылу церемонияләрендә транспорт хезмәте күрсәтү концепциясен тәкъдим иттеләр.
“Казан-2013” Башкарма дирекциясе” коммерцияле булмаган автоном оешмасы җитәкчесенең урынбасары Азат Галиәхмәтов сүзләренә караганда, төзелә торган футбол стадионына кадәр иң элек метро һәм 5-нче номерлы трамвай белән барып булачак. Шул ук вакытта “Кәҗә бистәсе” метро станциясеннән чыккан пассажирлар “шаттл” режимында “Энергетика университеты” тукталышыннан стадион тукталышына кадәр йөриячәк.
Махсус автобуслар тамашачыларны Сабантуй һәм башка шундый массакүләм бәйрәмнәр вакытындагы кебек үк 4 традицион ноктадан алып китәчәк: Липатов ур. (Дәрвишләр бистәсе), “Тимерюлчылар” мәдәният йорты (Юдино бистәсе), “Химия урамы” (Жилплощадка), Павлюхин урамы. Әлеге мәйданчыклардан кузгалып, автобуслар үз маршрутлары буенча пассажирларны җыеп алып барачак.
Церемония үткәрүгә үз өлешен хәзерге вакытта Горький шоссесы белән Чистай урамын тоташтырган 1-нче номерлы троллейбус маршруты да кертәчәк. Әмирхан проспекты – Чистай урамы чишелеше төзелгәннән соң, маршрутны футбол стадионын кертеп озайтып булачак.
Шуны әйтергә кирәк, парковка урыннары санының чикле булуы белән бәйле тамашачыларның төп өлеше церемониягә шәхси транспортына килә алмаячак. Чит шәһәрләрдән килүче автомобиль хуҗалары өчен 4 “перехватывающий” парковка эше оештырыла: “Максидом” сәүдә үзәге янында (церемония тамашачылары өчен 150 урын бүлеп бирелә), “Метро Кэш энд Кэрри” сәүдә үзәге янында (150), “Мега” сәүдә үзәге янында (300), “Тандем” сәүдә үзәге янында (150). Шулай ук әлеге максат өчен Өченче транспорт дамбасы территориясен дә кулланырга яраячак.
Тамашачыларны җиткерү церемонияләр башланганчы 3 сәгать алдан башланачак һәм соңгы пассажирны озатып кую белән тәмамланачак. Автобуслар хәрәкәте интервалы – 15 минут.