Казан Мэры ел саен мөгаллимнәр арасында үткәрелә торган бәйгенең җиңүчеләрен котлады.
(KZN.RU, 28-нче февраль). Шәһәребезнең Яңа Савин районында урнашкан 143-нче номерлы мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Сергей Шадрин 2013 елда Казандагы иң яхшы укытучы исеменә лаек булды. Жюри әгъзалары аны ел саен үткәрелә торган профессиональ бәйгенең абсолют җиңүчесе дип таптылар. Бәйге нәтиҗәләре бүген Казан ратушасында игълан ителде, калган 25 җиңүчене дә биредә билгеләп үттеләр.
Казан Мэры Илсур Метшин сәламәләү сүзендә жюри әгъзаларына “яхшылардан яхшыны” сайлап алу эшенең җиңел булмавын билгеләде. “Сезнең һәрберегез хөрмәтләү һәм соклану сүзләренә лаек”, - диде шәһәр башлыгы. “Аларның профессиональ булуыннан бүгенге көнебез генә түгел, иртәгәсе көн – безнең киләчәгебез белән бәйле булган мөгаллимлек хезмәте вәкилләрен хөрмәтлибез. Әти-әниләр белән беррәттән, сез безнең өчен иң кадерле кешеләребезне – балаларны тәрбиялисез”, - дип дәвам итте И.Метшин.
Шәһәр башлыгы ел саен бәйгедә катнашучылар саны үсүен, аларның профессиональ дәрәҗәсе дә артуын билгеп үтте. Исегезгә төшерәбез, быел бәйгенең шәһәр этабында район күләмендә җиңү яулаган 56 педагог катнашкан (район этапларында 350-дән артык укытучы).
Быел конкурс 5 номинация буенча үткәрелгән: “Табигый-математика циклының иң яхшы укытучысы”, “Гуманитария циклының иң яхшы укытучысы”, “Татар теле һәм әдәбияты буенча иң яхшы укытучы”, “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең иң яхшы тәрбиячесе”, “Иң яхшы өстәмә белем бирү педагогы”.
Иң “дулкынландыргыч номинация”дә - “Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең иң яхшы тәрбиячесе-2013” номинациясендә беренче урынны Казан шәһәре Вахитов районының 214-нче номерлы балалар бакчасының татар теле укытучысы Мөсфирә Гайзуллина яулаган. Өстәмә белем бирү буенча иң яхшы педагог булып Казан шәһәре Идел буе районының Мәктәптән тыш үзәгенең педагогы Елена Чечнева танылды.
“Татар теле һәм әдәбияты буенча иң яхшы укытучы-2013” номинациясендә Казан шәһәре Киров районының аерым фәннәрне тирәнтен өйрәтә торган 135-нче номерлы урта гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Алсу Абаева бүләкләнгән.
Махсус номинацияләр дә булдырылган. Дипломнар, бүләкләр һәм кыйммәтле призлар белән Казанның 25 педагогы бүләкләнгән.
Казан Мэры Илсур Метшин укытучылык эше вәкилләренә һәм мәгариф системасына ярдәм күрсәтү мәсьәләләренә шәһәр һәм җөмһүриятебез дәрәҗәсендә аерым игътибар бирелүен ассызыклады. “Бүгенге көндә шәһәр бюджетының 50%-тан артыгы мәгариф системасына тотыла”, - дип билгеләде ул. Шәһәр башлыгы Татарстан Хөкүмәте һәм Президенты дәрәҗәсендә гамәлгә куела торган мәктәпләрне капиталь ремонтлау программасы, укытучыларны ноутбук белән тәэмин итү, яшь сәләтле укытучылар өчен грант программасы һәм башка шундый моңа кадәр булмаган программалар хакында да искә төшерде.