И.Метшин Казанда бердәм лингвистик call-үзәк ачу тәкъдиме белән чыкты.
Проект Универсиада кунакларына тел барьеры проблемасын чишәргә булышачак.
(KZN.RU, 28-нче февраль). Бердәм лингвистик call-үзәк ачу тәкъдимен Казан Мэры Илсур Метшин Универсиадага әзерлек шәһәр штабы утырышында җиткерде. Сервис аркылы Уеннарга килгән чит ил кунаклары – килеп чыккан сорауларына җавап таба алачак, бу шулай ук персоналларга кытлык булу проблемасын да чишәргә ярдәм итәчәк.
“Чит илдән килгән һәрбер кунакка тәрҗемәче беркетеп булмый, без аның кадәр күләмдәге белгечләрне таба алмаячакбыз. Һәрбер оешмада үзенең call-үзәген ачу яисә, әйтик, испан телендә сөйләшә торган транспорт йөртүчесен табу шулай ук мөмкин эш түгел, шуңа да сораулар туган очракта шалтырата алырлык бердәм кайнар линия булдыру турында уйларга кирәк”, - дип билгеләп үтте Мэр.
Сall-үзәк номерына шалтыратып, чит ил кешесе теләсә кайсы урында – автобуста, такси, ресторан яисә кунакханәдә - тәрҗемәчегә мрәҗәгать итә алачак. Мәсәлән, ресторанда, официант белән аңлашыр өчен, килгән кунакка телефон тәрҗемәчесе хезмәтеннән кулланырга киңәш итә алалар.
“Казан 2013” Башкарма дирекциясе” оешмасы генераль директоры урынбасары Игорь Сивов call-үзәкне Универсиаданың элемтә-үзәге эчендә булдыру киңәше белән чыкты. Чит телләр белүче диспетчерлар өчен махсус телефон линияләре булдырылачак.
Сall-үзәк булдыру зарурлыгы идеясе инглиз телендәге персоналларга кытлык кичерүдән килеп чыккан, әлеге проблема белән Универсиада алдыннан хезмәт күрсәтү өлкәсендә күп кенә Казан предприятиеләренә очрашырга туры килә. Мәсәлән, Универсиада вакытында аккредитацияләнгән 3 таксомотор компания үзләренең диспетчерлык үзәкләрендә шундый төрдәге бүлекчәләрне булдыру өстендә инде эшли башлаганлыгы да киңәшмәдә билгеле булды.
Гомумшәһәр лингвистик сервисын булдыруның төп максаты һәм эш формасы җентекләп тикшерелгәннән соң гына соңгы карар кабул ителәчәк.