Конференциядә Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
(KZN.RU, 13-нче февраль). Казанда “Россия төбәкләрендә коррупциягә каршы торуның хокукый нигезләрен камилләштерү: проблемалар һәм аларны чишү юллары” дигән Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе үтә.
Чарада Федерация Советы рәисе Валентина Матвиенко, ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан Мэры Илсур Метшин катнашты.
Конференция галимнәрне, дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен һәм Россиянең 33 төбәгеннән, шулай ук Казахстаннан хокук өлкәсендәге белгечләрне җыйды.
Валентина Матвиенко конференциядә чыгыш ясаганда, коррупциягә каршы көрәш буенча Татарстанның Россиядәге иң алдынгы төбәкләрнең берсе булуын билгеләп үтте һәм ТР тәҗрибәсен бөтен ил буенча таратырга һәм актив рәвештә кулланырга кирәк, диде.
Валентина Матвиенко журналистларга биргән интервьюсында Татарстанның федераль үзәктән алдарак коррупциягә каршы тору законнарын кабул итә башлавын, иң башта Татарстанда кабул ителгән законнарның күбесе соңыннан федераль законнарны эшләп чыгаруда кулланылуын билгеләп үтте. “Бүген Татарстанда коррупциягә каршы көрәш буенча төгәл хокуки база булдырылган, дип әйтеп була. Яңа формалар актив кулланыла, гражданлык җәмгыяте институтлары җәлеп ителә, хакмият тарфыннан “үтәкүренмәлелек” саклана, әлеге мәсьәләгә республиканың Президенты үзе шәхсән зур игътибар юнәлтә. Россиядә таратырга кирәк булган яңа алымнар да биредә җитәрлек”, - дип хәбәр итте Валентина Матвиенко.
ТР Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсе башлыгы Марс Бәдретдинов билгеләп үткәнчә, Идарәнең 2 ел эшчәнлеге вакытында 2 млрд. сумнан артык югалтуларга юл куелмый калган һәм кире кайтарылган. Мәгариф, сәламәтлекне саклау өлкәләрендә реформалар башланып киткән. Шулай ук, Марс Бәдретдинов сүзләренә караганда, узган елларда ришвәтчелек хәтәре буенча эчке контрольнең яхшы гына нәтиҗәле системасы булдырылган.
2011 елның апреленнән пилот режимында, ә 2012 елдан инде тулы эш режимында республикада коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча эксперт төркеме эшләп килә. Аның вазифаларына оештыру чаралары, законнар җыелмасын саклау мәсьәләләре, җитешсезлекләрне табу, халык арасында социаль сораштырулар уздыру һәм башка вазифалар керә, дип хәбәр итә ТР Президенты атбугат үзәге.