ТР Хөкүмәт Йортында Универсиада вакытында куркынычсызлык мәсьәләсе буенча фикер алыштылар
Хөкүмәт комиссиясе утырышында Илсур Метшин катнашты.
(KZN.RU, 12-нче февраль). Казанда үтәчәк 2013 елгы Универсиадага 143 көн калып бара, бездән кунакларның һәм спортчыларның иминлеген тәэмин итү һәм Уеннарны сыйфатлы оештыру сорала. Бу хакта бүген Иҗтимагый советның Республика гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча комиссиясе (КЧС) белән берлектәге утырышында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җиткерде.
Утырыш бүген Казанда – ТР Хөкүмәт Йортында узды. РФнең Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм бәла-каза нәтиҗәләрен бетерү буенча РФ министры ТР Владимир Пучков үткәрде. Утырышта Казан Мэры Илсур Метшин да катнашты.
Утырышта катнашучылар Казанда булачак XXVII Бөтендөнья Универсиадасын уздыруга Россия гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү бердәм дәүләт системасының (РСЧС) функциональ һәм Татарстандагы территориаль подсистемаларының әзерлеге; Казан метрополитены станцияләрендә һәм җир өсте транспортында, шулай ук кешеләр күпләп җыела торган урыннарда мәгълүмат бирү һәм игълан итү системасы сегментларын булдыру, ТР мәгариф учреждениеләрендә комплекслы иминлекне тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Президентының матбугат үзәге.
Фоторепортаж
Видеорепортаж