Шәһәр Ратушасында Казан шәһәре Думасының чираттан тыш сессиясе башланды
Көн кадагында - 9 мәсьәлә.
(KZN.RU, 13-нче февраль). Хәзерге вакытта шәһәр Ратушасында Казан шәһәре Думасының чираттан тыш XX сессиясе үз эшен башлап җибәрде. Ул Казан Мэры Илсур Метшин рәислегендә уза. Сессиядә 50 депутатның 44-е катнаша. Карар кабул итәр өчен кворум бар.
Көн кадагында 9 мәсьәлә тора, шул исәптән – 2013 елга һәм 2014-2015 еллардагы планлы периодларга шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертү; Казан шәһәре районнарының сайлау участогы комиссияләре составына кандидатуралар билгеләү турында тәкъдимнәр җиткерү; Ритуал хезмәт күрсәтү һәм җирләү урыннарын тоту; Җирдән файдалану һәм төзелеш кагыйдәләренең шәһәр төзелеше регламент зоналары картасына үзгәрешләр кертү; “2010-2013 елларда су белән тәэмин итү һәм суны бүлү буенча кулланучылар өчен тарифларга өстәмәләр турында” Казан шәһәре Думасы карарына үзгәртүләр кертү.