(KZN.RU, 11-нче февраль). Федераль законнар җыелмасы хәзерге вакытта инвесторларга мәдәни мирас объектларын саклау һәм реставрацияләүгә салым преференцияләре җиткерергә рөхсәт бирми. Тарихи биналар торгызылсын өчен, законнар җыелмасын да яхшы якка үзгәртергә кирәк. Казан Мэры Илсур Метшин бүгенге дәүләт-хосусый партнерлыгына багышланган фәнни-гамәли конференциянең пресс-брифингында шундый фикер җиткерде.
“Ташламаларга килгәндә, без велосипед уйлап чыгармыйбыз. Европа шәһәрләре тәҗрибәсен кулланырга кирәк, аларда милекчеләр белән мөнәсәбәт күптән җайланган”, - дип билгеләде шәһәр башлыгы.
Пресс-конференциядә Казанның тарихи үзәгендәге мәдәни мирас объектларын торгызу эше буенча фикер алыштылар. Билгеле булганча, хәзерге вакытта шәһәрнең үзәк өлешендә барлыгы 305 бина төзелә һәм реконструкцяиләнә, шуларның бер өлеше хосусый-дәүләт партнерлыгы принцибы буенча тормышка ашырыла.
Илсур Метшин Казанда тарихи үзәкне торгызу эше бик авыр башланганын, бигрәк тә Россиядә әлеге өлкә кануни яктан җайга салынмаганлыгын билгеләп үтте.
Шәһәр башлыгы шуны да җиткерде: Казандагы конференциядә катнашучы федераль Мәдәният министрлыгы вәкилләре архитектура өлкәсендә хосусый-дәүләт партнерлыгының Россия тәҗрибәсендә шундый уңышлы аналогы булмавын, инвесторлар белән эшләүдә Казан тәҗрибәсен бөтен җирдә дә куллану мөмкинлеген билгеләп үткәннәр.
Илсур Метшин сүзен йомгаклап “ASG” белән партнерлык эшендә шәһәр – яңадан торгызылган тарихи объектларны күрергә мөмкинлек тудырачак бердәнбер юлны табуга иреште, диде. Алар исә шәһәргә инвестицион яктан гына җәлеп итеп калмаячак, шул ук вакытта “Казанны безнең үткәнебезгә кайтарачак”. “Бу – зур юлның башы, бүген беренче адым ясавыбызга мин бик тә шат”, - дип билгеләде Мэр.