Шәһәр Мэры Территорияләрнең комплекслы үсеше институты (Мәскәү) директоры Анна Курбатова белән очрашты.
(KZN.RU, 12-нче февраль). Бүгенге көндә экология мәсьәләләре казанлылар өчен иң актуаль һәм чишелешне таләп итә торган проблемаларның берсе булып тора. Бүген бу хакта шәһәр Мэры Илсур Метшин һәм Территорияләрнең комплекслы үсеше институты (Мәскәү) директоры Анна Курбатова белән булган очрашуда сүз барды.
Илсур Метшин хәзерге вакытта шәһәрдә Универсиадага зур әзерлек эшләре алып барылганлыгын билгеләп үтте. “Без шәһәр инфраструктурасын яхшыртуга җитди якын киләбез, транспортка бәйле мәсьәләләрне чишәбез, яңа юллар салабыз, транспорт чишелешләре һәм җәяүлеләр кичү юлларын төзибез, - диде шәһәр башлыгы. - Әмма Уеннардан соң тормыш бетми һәм шунда ук көн үзәгенә яңа мәсьәләләр килеп басачак, шуларның берсе – экологик чисталык мәсьәләсе, чиста һава, чиста су, хезмәт саклау. Әлеге мәсьәләләр, социаль сораштыру мәгълүматларына карганда, хәзерге вакытта казанлыларны борчыган иң четерекле мәсьәләләр булып тора”.
Шәһәр башлыгы шулай ук Казан Мэриясе каршында Экологик совет булдырылуын билгеләп үтте, бирегә фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, төрле өлкә белгечләре, шул исәптән яшелләндерү эшләрен стратегик планлаштыру белән шөгыльләнүчеләр керә. “Сезнең профессиональ, яңа, читтән булган карашыгызны безгә җиткерү Казан өчен бик тә файдалы булды”, - дип мөрәҗәгать итте Мэр Мәскәү белгеченә.
Шәһәр төзелеше өлкәсендәге белгеч Анна Курбатова билгеләп үткәнчә, аның җитәкчелегендә тормышка ашырылган барлык Россия проектлары да яхшы нәтиҗәләр биргән. Аның фикеренчә, шәһәр ул – йортлар түгел, ә алар арасындагы аралык, шуңа да еш кына торак төзелешләрнең матурлыгы әлеге киңлекнең яхшы һәм уңайлы итеп урнаштырылуыннан да тора.
Анна Курбатова – география фәннәре докторы, галимә, шәһәрдәге Фәнни-тикшеренү һәм проект-эзләнү экология институтының вице-президенты, “Территория һәм планлаштыру” журналының баш редакторы. Аның җитәкчелегендә Россия шәһәрләре һәм өлкәләрендә шәһәр территорияләренә кагылышлы күп кенә проектлар тормышка ашырылган.
Очрашуда шулай ук шәһәр Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Песошин, Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе башлыгы Владимир Фомин, Казанның баш архитекторы Татаьяна Прокофьева, Башкарма комитетның Тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев та катнашты.