(KZN.RU, 11-нче февраль). Тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыруга бәйләнешле булган архитектура-сәнгати регламентны кабул итү белән, Казанда күп кенә шәһәр биналарының тышкы күренешләре үзгәрә башлады. Казанның баш архитекторы Татьяна Прокофьева бүгенге эшлекле дүшәмбедә хәбәр иткәнчә, бердәм реклама концепциясе аркасында “Кольцо”, “Муравейник”, “Савиново”, “Мега”, “Парк Хаус”, “Алтын” һәм “Тандем” кебек эре сәүдә үзәкләренең тышкы кыяфәте яхшы якка үзгәрә башлаган.
“Биналардагы рекламаларның сыйфаты безнең шәһәр өчен бик тә әһәмиятле. Казан ул калдык-постык базары түгел, ә мәдәниятле шәһәр, шуңа да биредә төгәл кагыйдәләр, норматив-хокукый актлар һәм документлар буенча эш йөртергә тиешләр”, – дип билгеләде шәһәр Мэры Илсур Метшин.
Күп кенә сәүдә-күңел ачу комплексларына рекламаларны теләсә-ничек урнаштыру аркасында биналар шыксызланып бетте. Әлеге ситуацияне рәткә китерер өчен, 2012 елның ноябрендә Башкарма комитет карары белән расланган Казандагы тышкы реклама һәм мәгълүмат чараларын урнаштыруга бәйләнешле булган архитектура-сәнгати регламентына мөрәҗәгать итәргә туры килде.
Регламент белән яраклаштырып, милекчеләр бинаның бердәм реклама концепциясен үз эченә алган документны әзерләргә һәм Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсендә раслатырга тиеш була. Регламент шулай ук яктыртылу, төсләр кулланылышын һәм реклама конструкцияләренең зурлыкларын да билгели.
Регламент үз көченә кергәннән соң, бина милекчеләре үз биналарының 135 реклама концепциясен расладылар. Татьяна Прокофьева сүзләренә караганда, 2013 елның башыннан алып 500 реклама конструкция паспортлары каралырга өлгергән. Ул билгеләп үткәнчә, регламент тышкы якта реклама урнаштыруны рөхсәт бирә торган гамәлдәге документларны алмаштырмый, ә бары тик аларга өстәмә рәвештә генә кулланыла, бу исә шәһәр мохитенең гүзәллеген арттыру, архитектура ягыннан шәһәр күренешенең тулылыгын саклар өчен эшләнелә. Документ үз көченә әкренләп – алдагы рөхсәтләрнең вакыты чыгу белән керәчәк.